Барлык яңалыклар

ФӘН ЯШЬЛӘРНЕ КӨТӘ!

Республика фәне яшь көчләрне көтә! Республика җитәкчелеге, Русия Президенты Владимир Путинның май указларына нигезләнгән “Фән” гомумдәүләт проектына таянып, шушы максатны куя. 2018 елда фәнни оешмаларда эшләүчеләрнең 55,6 процентын 39 яшькә кадәргеләр тәшкил иткән. Быел бу күрсәткечне 56 процентка җиткерү күз уңында тотыла. 2020 елда ул – 56,1, 2021 елда – 56,2, 2024 елда – 56,5 процентка җитәргә тиеш.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Республика җитәкчелеге, Русия Президенты Владимир Путинның май указларына нигезләнгән “Фән” гомумдәүләт проектына таянып, шушы максатны куя.
“Фән” гомумдәүләт проекты нигезендә республикада өч төбәк проекты башкарыла. 2024 елга кадәр “Башкортстанда фәнни һәм фәнни-җитештерү кооперациясен үстерү”гә – 2,450 миллиард, “Фәнни тикшеренүләр үткәрү өчен алдынгы инфраструктура булдыру”га – 1,050 миллиард, “Тикшеренүләр өлкәсен кадрлар белән тәэмин итү”гә 505 миллион сум акча бүленәчәк. Бу чаралар Башкортстандагы фән үсешен сизелерлек яхшыртырга тиеш.
Әлеге өч проектның уртак максаты бер – Башкортстанны Русиянең фәнни тикшеренүләр ягыннан иң нык үсешкән ун төбәге исемлегенә кертү. 2024 елга Башкортстан фәнни эзләнүләргә бүленгән чыгымнар ягыннан Русия төбәкләре арасында 12нче урынга күтәрелергә тиеш. 2017-2018 елларда ул бу өлкәдә 18нче урынны били иде. Быел исә республикабыз, бер баскычка күтәрелеп, 17нче урынга чыгарга тиеш. Моңа ирешү өчен яшь тикшеренүчеләрнең кимендә 20 фәнни-технологик үсеш проектына дәүләт ярдәме күрсәтү; гыйльми оешмаларның тикшеренү әсбапларының яртысыннан артыгын яңарту; Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренүләр үзәген, Башкортстан Фәннәр академиясен, югары уку йортларын, республиканың икътисади партнёрларын берләштерүче “Инновацион альянс” төзү бурычлары куела.
Яшьләрне гыйльми өлкәгә җәлеп итү гомумдәүләт проектының үзәк бер бурычын тәшкил итә. Бу бурыч конкрет саннар белән нигезләнә. Мәсәлән, 2018 елда фәнни оешмаларда эшләүчеләрнең 55,6 процентын 39 яшькә кадәргеләр тәшкил иткән. Быел бу күрсәткечне 56 процентка җиткерү күз уңында тотыла. 2020 елда ул – 56,1, 2021 елда – 56,2, 2024 елда – 56,5 процентка җитәргә тиеш. Аларның халыкара фәнни журналларда нәшер ителгән тикшеренү нәтиҗәләре Башкортстан фәненең данын тагын да югарырак күтәрәчәк.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: