Барлык яңалыклар

ГОМУМДӘҮЛӘТ ПРОЕКТЛАРЫ – БАШКОРТСТАНДА: САНЛЫ ИКЪТИСАД

Бүген игътибар үзәгендә – “Санлы икътисад” гомумдәүләт проекты. Аны тормышка ашыруга республикада 2024 елга кадәр 600 миллион сум акча бүленә.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Әлеге проектлар түбәндәге юнәлешләрдә башкарыла: демография; сәламәтлек саклау; мәгариф; мәдәният; торлак һәм шәһәр мохите; экология; хәвефсез һәм сыйфатлы юллар; хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү; Русиядә санлы икътисадны үстерү; кече һәм урта эшкуарлыкка, бу өлкәдәге шәхси башлангычларга ярдәм күрсәтү; халыкара кооперация һәм экспорт; фән. Аларның төп максаты русиялеләрнең тормыш шартларын яхшырту, яшәү дәрәҗәсен күтәрү. Әлеге максатка дәүләт бюджетыннан 28 триллион сум акча бүленә.
Шулар нигезендә Башкортстанда 57 төбәк проекты башкарыла. Проектларны тормышка ашыруга 2024 елга кадәр 175,136 миллиард сум акча бүленәчәк. Бу акчаның 85020,8 миллиарды – халыкка яшәү өчен уңайлы мохит булдыруга, 15539,0 миллиарды – икътисади үсешне тәэмин итүгә, 74576,0 миллиарды кеше капиталын үстерүгә тотыла.
Хәзер инде әлеге проектларның һәркайсын аерым карап узыйк. Бүген игътибар үзәгендә – “Санлы икътисад” гомумдәүләт проекты. Аны тормышка ашыруга республикада 2024 елга кадәр 600 миллион сум акча бүленә. Бу сумманы түбәндәге чараларга сарыф итү планлаштырыла:
– 2024 елга кадәр киң тасмалы Интернет челтәренә Башкортстанда 1200дән артык мәктәп, колледж һәм лицей, 2060 фельдшер-акушер пункты, 280 авыл хакимияте тоташтырылачак;
– Республиканың Премьер-министры урынбасары – Башкортстан Хөкүмәте аппараты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илшат Таҗетдинов белдерүенчә, санлы технологияләр Ватаныбызның киләчәген билгеләүче иң перспектив юнәлешләр ул. Аеруча нейротехнологияләр, ясалма интеллект, блокчейн һәм сәнәгать интернеты республика икътисадын алга җибәрергә тиеш.
Йомгаклап шуны әйтик, гомумдәүләт проектларының һәммәсе дә үзара тыгыз бәйләнгән. Дөрес, аларның кайберләре, беренче карашка, артык амбициоз булып та тоеладыр. Ләкин шуны онытырга ярамый, “генерал булырга хыялланмаган солдат – начар солдат ул”. Халыкның яшәеш дәрәҗәсен күтәреп, республика икътисадын үстерик, дисәк, безгә – рәсми хакимияткә дә, гади халыкка да алдагы 6 ел эчендә зур көч салып эшләргә туры киләчәк.
Проектларның җимешле нәтиҗәләрен көтәбез.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: