Барлык яңалыклар

ГОМУМДӘҮЛӘТ ПРОЕКТЛАРЫ – БАШКОРТСТАНДА: ФӘН

Бүген игътибар үзәгендә – “Фән” гомумдәүләт проекты. Аны тормышка ашыруга республикада 4,005 миллиард сум акча бүленә. Бу сумманың 2,545 миллиард сумы – федераль, 50 миллион сумы республика бюджетыннан бүленәчәк, 1,410 миллиарды исә бюджеттан тыш чыганаклардан җәлеп ителәчәк. Әлеге проект республикада 3 тармакта эшли. Бу исемлеккә түбәндәгеләр керә: “Башкортстанда фәнни һәм фәнни-җитештерү кооперациясен үстерү”, “Фәнни тикшеренүләр үткәрү өчен алдынгы инфраструктура булдыру”, “Тикшеренүләр өлкәсен кадрлар белән тәэмин итү”. #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Әлеге проектлар түбәндәге юнәлешләрдә башкарыла: демография; сәламәтлек саклау; мәгариф; мәдәният; торлак һәм шәһәр мохите; экология; хәвефсез һәм сыйфатлы юллар; хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү; Русиядә санлы икътисадны үстерү; кече һәм урта эшкуарлыкка, бу өлкәдәге шәхси башлангычларга ярдәм күрсәтү; халыкара кооперация һәм экспорт; фән. Аларның төп максаты русиялеләрнең тормыш шартларын яхшырту, яшәү дәрәҗәсен күтәрү. Әлеге максатка дәүләт бюджетыннан 28 триллион сум акча бүленә.
Шулар нигезендә Башкортстанда 57 төбәк проекты башкарыла. Проектларны тормышка ашыруга 2024 елга кадәр 175,136 миллиард сум акча бүленәчәк. Бу акчаның 85020,8 миллиарды – халыкка яшәү өчен уңайлы мохит булдыруга, 15539,0 миллиарды – икътисади үсешне тәэмин итүгә, 74576,0 миллиарды кеше капиталын үстерүгә тотыла.
Хәзер инде әлеге проектларның һәркайсын аерым карап узыйк. Бүген игътибар үзәгендә – “Фән” гомумдәүләт проекты. Аны тормышка ашыруга республикада 4,005 миллиард сум акча бүленә. Бу сумманың 2,545 миллиард сумы – федераль, 50 миллион сумы республика бюджетыннан бүленәчәк, 1,410 миллиарды исә бюджеттан тыш чыганаклардан җәлеп ителәчәк.
Әлеге проект республикада 3 тармакта эшли. Бу исемлеккә түбәндәгеләр керә: “Башкортстанда фәнни һәм фәнни-җитештерү кооперациясен үстерү”, “Фәнни тикшеренүләр үткәрү өчен алдынгы инфраструктура булдыру”, “Тикшеренүләр өлкәсен кадрлар белән тәэмин итү”.
“Фән” гомумдәүләт проекты нигезендә республикада башкарылган өч төбәк проектының да чыгымнары төрле. Мәсәлән, “Башкортстанда фәнни һәм фәнни-җитештерү кооперациясен үстерү”гә – 2,450 миллиард, “Фәнни тикшеренүләр үткәрү өчен алдынгы инфраструктура булдыру”га – 1,050 миллиард, “Тикшеренүләр өлкәсен кадрлар белән тәэмин итү”гә 505 миллион сум акча бүленәчәк. Проектлар 2024 елга кадәр Русиядәге һәм Башкортстандагы фән үсешен сизелерлек яхшыртырга тиеш.
Әлеге өч проектның уртак максаты бер – Башкортстанны Русиянең фәнни тикшеренүләр ягыннан иң нык үсешкән ун төбәге исемлегенә кертү. 2024 елга Башкортстан фәнни эзләнүләргә бүленгән чыгымнар ягыннан Русия төбәкләре арасында 12нче урынга күтәрелергә тиеш. 2017-2018 елларда ул бу өлкәдә 18нче урынны били иде. Быел исә республикабыз, бер баскычка күтәрелеп, 17нче урынга чыгарга тиеш. Моңа ирешү өчен яшь тикшеренүчеләрнең кимендә 20 фәнни-технологик үсеш проектына дәүләт ярдәме күрсәтү; гыйльми оешмаларның тикшеренү әсбапларының яртысыннан артыгын яңарту; Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренүләр үзәген, Башкортстан Фәннәр академиясен, югары уку йортларын, республиканың икътисади партнёрларын берләштерүче “Инновацион альянс” төзү бурычлары куела.
Быел ук яшь галимнәр фәнни проектлары өчен республика казнасыннан һәркайсы 1 миллион сум тәшкил иткән грантларга дәгъва итә алачак. 2018 елда мондый дәүләт ярдәменә 30 яшь галим лаек булды.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: