Барлык яңалыклар

ГОМУМДӘҮЛӘТ ПРОЕКТЛАРЫ – БАШКОРТСТАНДА: ХАЛЫКАРА КООПЕРАЦИЯ ҺӘМ ЭКСПОРТ

Бүген игътибар үзәгендә – “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты. Аны тормышка ашыруга республикада 2024 елга кадәр 4,93 миллиард сум акча бүленә. #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Әлеге проектлар түбәндәге юнәлешләрдә башкарыла: демография; сәламәтлек саклау; мәгариф; мәдәният; торлак һәм шәһәр мохите; экология; хәвефсез һәм сыйфатлы юллар; хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү; Русиядә санлы икътисадны үстерү; кече һәм урта эшкуарлыкка, бу өлкәдәге шәхси башлангычларга ярдәм күрсәтү; халыкара кооперация һәм экспорт; фән. Аларның төп максаты русиялеләрнең тормыш шартларын яхшырту, яшәү дәрәҗәсен күтәрү. Әлеге максатка дәүләт бюджетыннан 28 триллион сум акча бүленә.
Шулар нигезендә Башкортстанда 57 төбәк проекты башкарыла. Проектларны тормышка ашыруга 2024 елга кадәр 175,136 миллиард сум акча бүленәчәк. Бу акчаның 85020,8 миллиарды – халыкка яшәү өчен уңайлы мохит булдыруга, 15539,0 миллиарды – икътисади үсешне тәэмин итүгә, 74576,0 миллиарды кеше капиталын үстерүгә тотыла.
Хәзер инде әлеге проектларның һәркайсын аерым карап узыйк. Бүген игътибар үзәгендә – “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты. Аны тормышка ашыруга республикада 2024 елга кадәр 4,93 миллиард сум акча бүленә. Бу сумманы түбәндәге чараларга сарыф итү планлаштырыла:
– 2024 елга кадәр Башкортстаннан газ, нефть кебек энергетика чималларына карамаган товарларның экспорт күләме 3,8 миллиард долларга җитәргә тиеш. Авыл хуҗалыгы комплексы товарларының экспорт күләмен әлеге 76,3 миллион доллардан – 230 миллион долларга кадәр, ягъни өч тапкырга артыру максаты куела;
– “Уфа” халыкара аэропортында йөк-авиация комплексы төзеләчәк. Шушы максатка бюджеттан 480 миллион сум акча бүленәчәк. Нәтиҗәдә, “Уфа” аэропортыннан ташылган йөк күләме бермә-бер артырга тиеш.
Проектның җимешле нәтиҗәләрен көтәбез.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: