Барлык яңалыклар

ГОМУМДӘҮЛӘТ ПРОЕКТЛАРЫ – БАШКОРТСТАНДА: КЕЧЕ ҺӘМ УРТА ЭШКУАРЛЫК

Бүген игътибар үзәгендә – “Кече һәм урта эшкуарлык” гомумдәүләт проекты. Аны тормышка ашыруга республикада 2024 елга кадәр 4,8 миллиард сум акча бүленә. #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Әлеге проектлар түбәндәге юнәлешләрдә башкарыла: демография; сәламәтлек саклау; мәгариф; мәдәният; торлак һәм шәһәр мохите; экология; хәвефсез һәм сыйфатлы юллар; хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү; Русиядә санлы икътисадны үстерү; кече һәм урта эшкуарлыкка, бу өлкәдәге шәхси башлангычларга ярдәм күрсәтү; халыкара кооперация һәм экспорт; фән. Аларның төп максаты русиялеләрнең тормыш шартларын яхшырту, яшәү дәрәҗәсен күтәрү. Әлеге максатка дәүләт бюджетыннан 28 триллион сум акча бүленә.
Шулар нигезендә Башкортстанда 57 төбәк проекты башкарыла. Проектларны тормышка ашыруга 2024 елга кадәр 175,136 миллиард сум акча бүленәчәк. Бу акчаның 85020,8 миллиарды – халыкка яшәү өчен уңайлы мохит булдыруга, 15539,0 миллиарды – икътисади үсешне тәэмин итүгә, 74576,0 миллиарды кеше капиталын үстерүгә тотыла.
Хәзер инде әлеге проектларның һәркайсын аерым карап узыйк. Бүген игътибар үзәгендә – “Кече һәм урта эшкуарлык” гомумдәүләт проекты. Аны тормышка ашыруга республикада 2024 елга кадәр 4,8 миллиард сум акча бүленә. Бу сумманы түбәндәге чараларга сарыф итү планлаштырыла:
– 2024 елга кадәр Русиядә кече һәм урта эшкуарлык белән шөгыльләнүче гражданнар саны 1,3 тапкырга артып, 25 миллионга җитәргә тиеш. Бүгенгә бу сан 19 миллион кеше тәшкил итә. Кече эшкуарлык зур бизнесның “кулы җитмәгән” өлкәләрне хезмәтләндерер, дип планлаштырыла;
– Күптән түгел Уфада эшкуарлар өчен тәгаенләнгән “Минем бизнес” үзәге ачылды. Анда эшкуарлык белән шөгыльләнүче һәркем күпфункцияле үзәк тарафыннан хезмәтләндерелеп, мәгълүмати һәм консультацион ярдәм ала алачак. Яңа үзәк Уфаның Тынычлык урамы, 14нче йорт адресы буенча урнашкан. Шунда ук Яшьләр инновацион иҗат үзәге, бизнес-акселератор, бизнес-инкубатор, коворкинг, технопорт, халыкның традицион иҗади кәсепләре, һөнәрчелек, социаль эшкуарлык, инжиниринг үзәкләре урын алган. Быел “Минем бизнес” үзәге Нефтекама шәһәрендә дә үз эшен башлап җибәрергә тиеш. Шунда ук беренче технопортлар – азкүләмле производстволар өчен мәйданчыклар гамәлгә кертеләчәк. Уфада “Эшкуар йорты” проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре дә көн тәртибендә. Анда шулай ук Яшьләр инновацион иҗат үзәге, социаль эшкуарлык, инжиниринг үзәкләре урын алачак. Нәтиҗәдә, 2019 ел ахырына республикада кече һәм урта эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләр саны 415 мең кешегә җитәргә тиеш;
– Фермерлык һәм авыл хуҗалыгы кооперациясе белән шөгыльләнүчеләр саны республикада 2024 елга 18 мең кешегә җитәр, дип фаразлана.
Проектның җимешле нәтиҗәләрен көтәбез.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: