Барлык яңалыклар

ГОМУМДӘҮЛӘТ ПРОЕКТЛАРЫ – БАШКОРТСТАНДА: ХЕЗМӘТ ҖИТЕШТЕРҮЧӘНЛЕГЕН АРТТЫРУ ҺӘМ ХАЛЫКНЫ ЭШ БЕЛӘН ТӘЭМИН ИТҮ

Бүген игътибар үзәгендә – “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү” гомумдәүләт проекты. Аны тормышка ашыруга республикада 2024 елга кадәр 1,2 миллиард сум акча бүленә.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Әлеге проектлар түбәндәге юнәлешләрдә башкарыла: демография; сәламәтлек саклау; мәгариф; мәдәният; торлак һәм шәһәр мохите; экология; хәвефсез һәм сыйфатлы юллар; хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү; Русиядә санлы икътисадны үстерү; кече һәм урта эшкуарлыкка, бу өлкәдәге шәхси башлангычларга ярдәм күрсәтү; халыкара кооперация һәм экспорт; фән. Аларның төп максаты русиялеләрнең тормыш шартларын яхшырту, яшәү дәрәҗәсен күтәрү. Әлеге максатка дәүләт бюджетыннан 28 триллион сум акча бүленә.
Шулар нигезендә Башкортстанда 57 төбәк проекты башкарыла. Проектларны тормышка ашыруга 2024 елга кадәр 175,136 миллиард сум акча бүленәчәк. Бу акчаның 85020,8 миллиарды – халыкка яшәү өчен уңайлы мохит булдыруга, 15539,0 миллиарды – икътисади үсешне тәэмин итүгә, 74576,0 миллиарды кеше капиталын үстерүгә тотыла.
Хәзер инде әлеге проектларның һәркайсын аерым карап узыйк. Бүген игътибар үзәгендә – “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү” гомумдәүләт проекты. Аны тормышка ашыруга республикада 2024 елга кадәр 1,2 миллиард сум акча бүленә.
Әлеге гомумдәүләт проекты хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, шушы юнәлештә административ барьерларны алып ташлау, республиканың экспорт потенциалын үстерү, яңа эш урыннары булдыру, кешеләрне яңа белгечлекләргә өйрәтү максатын куя. Шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасына кергән предприятиеләр санын күбәйтү дә төп максатларның берсе булып тора. Бүгенге көнгә программада 20 предприятие исәпләнсә, ел ахырына аларның саны 50гә җитәр дип күзаллана.
Моның өчен җитәкчелек кадрларын укыту һәм аларга стажировка үткәрү планлаштырыла. Шулай ук халыкны эш урыннары белән тәэмин итү үзәкләрен заманчалаштыру, хезмәт процессларын оптимальләштерү бурычлары куела.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: