Барлык яңалыклар

ГОМУМДӘҮЛӘТ ПРОЕКТЛАРЫ – БАШКОРТСТАНДА: ЭКОЛОГИЯ

Бүген игътибар үзәгендә – “Экология” гомумдәүләт проекты. Аны тормышка ашыруга республикада 2024 елга кадәр 45,1 миллиард сум акча бүленә.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Әлеге проектлар түбәндәге юнәлешләрдә башкарыла: демография; сәламәтлек саклау; мәгариф; мәдәният; торлак һәм шәһәр мохите; экология; хәвефсез һәм сыйфатлы юллар; хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү; Русиядә санлы икътисадны үстерү; кече һәм урта эшкуарлыкка, бу өлкәдәге шәхси башлангычларга ярдәм күрсәтү; халыкара кооперация һәм экспорт; фән. Аларның төп максаты русиялеләрнең тормыш шартларын яхшырту, яшәү дәрәҗәсен күтәрү. Әлеге максатка дәүләт бюджетыннан 28 триллион сум акча бүленә.
Шулар нигезендә Башкортстанда 57 төбәк проекты башкарыла. Проектларны тормышка ашыруга 2024 елга кадәр 175,136 миллиард сум акча бүленәчәк. Бу акчаның 85020,8 миллиарды – халыкка яшәү өчен уңайлы мохит булдыруга, 15539,0 миллиарды – икътисади үсешне тәэмин итүгә, 74576,0 миллиарды кеше капиталын үстерүгә тотыла.
Хәзер инде әлеге проектларның һәркайсын аерым карап узыйк. Бүген игътибар үзәгендә – “Экология” гомумдәүләт проекты. Аны тормышка ашыруга республикада 2024 елга кадәр 45,1 миллиард сум акча бүленә. Бу сумманы түбәндәге чараларга сарыф итү планлаштырыла:
– 2024 елга кадәр Русиядә һәм Башкортстанда барлык чүплекләр юкка чыгарылырга тиеш. Алар урынына заманча чүп эшкәртү комплекслары төзеләчәк. Быел республикада 16 шундый чүплек юка чыгарылачак. Шуларның унбере – Уфа шәһәре чикләрендә, бише Нефтекама каласында урнашкан. Әлегә республикада 25 законсыз чүплек бар. 2024 елга аларның иң куркынычлары – Стәрлетамак районындагы “Михайловская” сәнәгать отходлары чүплеге, Семеновск алтын чыгару фабрикасы биләмәләрендә урнашкан чүплек һәм “Уфа химпром” ААҖ биләмәсендәге шлам җыю чүплеге ябылып, алар урынында заманча чүп эшкәртү комплекслары төзелергә тиеш. Башкортстанның Экология министрлыгыннан хәбәр итүләренчә мондый комплекслар Дуван, Дүртөйле, Яңавыл, Благовар районнарында да төзеләчәк;
– Тарихта беренче тапкыр Башкортстан федераль үзәктән су тазарткычлар системасын яңарту һәм заманчалаштыру өчен 4,2 миллиард сум күләмендә акча алачак;
– Әлшәй, Баймак, Бишбүләк, Бөре, Благовар, Благовещен, Дәүләкән, Иглин, Калтасы, Кыйгы, Кушнаренко, Мәчетле, Стәрлетамак, Уфа, Федоровка, Хәйбулла, Чакмагыш, Чишмә районнарында һәм Стәрлетамак шәһәрендә 29 су белән тәэмин итә торган корылма төзеләчәк, яисә төзекләндереләчәк. Нәкъ әлеге төбәкләрдә суның сыйфаты тиешле таләпләргә туры килеп бетми;
– Алты ел эчендә Башкортстанда 380 миллион агач утыртылачак. Урманнарны яңадан тергезү максатына 2024 елга кадәр 2 миллиард сумнан артык акча бүлү планлаштырыла. Бу сумма эченә урман утырту өчен махсус техника сатып алуга чыгымнар да керә. Быел шундый 22 техника берәмлеге сатып алыначак.
Проектның җимешле нәтиҗәләрен көтәбез.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: