Автобус базасындагы мондый корылмада сәхнә җайланмасы һәм тавыш җиһазлары бар. Ягъни аның белән теләсә нинди мәйданчыкта концерт үткәреп була. Аларны район үзәкләре артистлары 100-200 кешелек авыллар өчен кулланачак. Ә клубы я мәдәният йорты булмаган авыллар республикда 2,5 меңләп, аларда 250 мең кеше яши. Әлеге вакытта артистлар ерак авылларга "Газель" микроавтобусы белән йөри, тик аларда сәхнә җайланмасы һәм тавыш җиһазлары каралмаган.