Барлык яңалыклар

ГОМУМДӘҮЛӘТ ПРОЕКТЛАРЫ – БАШКОРТСТАНДА: ХӘВЕФСЕЗ ҺӘМ СЫЙФАТЛЫ АВТОМОБИЛЬ ЮЛЛАРЫ

Бүген игътибар үзәгендә – “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты. Аны тормышка ашыруга республикада 2024 елга кадәр 33,4 миллиард сум акча бүленә. Бу сумманың 9,4 миллиарды – федераль бюджеттан, 24 миллиарды – республика бюджетыннан алыначак.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Әлеге проектлар түбәндәге юнәлешләрдә башкарыла: демография; сәламәтлек саклау; мәгариф; мәдәният; торлак һәм шәһәр мохите; экология; хәвефсез һәм сыйфатлы юллар; хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү; Русиядә санлы икътисадны үстерү; кече һәм урта эшкуарлыкка, бу өлкәдәге шәхси башлангычларга ярдәм күрсәтү; халыкара кооперация һәм экспорт; фән. Аларның төп максаты русиялеләрнең тормыш шартларын яхшырту, яшәү дәрәҗәсен күтәрү. Әлеге максатка дәүләт бюджетыннан 28 триллион сум акча бүленә.
Шулар нигезендә Башкортстанда 57 төбәк проекты башкарыла. Проектларны тормышка ашыруга 2024 елга кадәр 175,136 миллиард сум акча бүленәчәк. Бу акчаның 85020,8 миллиарды – халыкка яшәү өчен уңайлы мохит булдыруга, 15539,0 миллиарды – икътисади үсешне тәэмин итүгә, 74576,0 миллиарды кеше капиталын үстерүгә тотыла.
Хәзер инде әлеге проектларның һәркайсын аерым карап узыйк. Бүген игътибар үзәгендә – “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты. Аны тормышка ашыруга республикада 2024 елга кадәр 33,4 миллиард сум акча бүленә. Бу сумманың 9,4 миллиарды – федераль бюджеттан, 24 миллиарды – республика бюджетыннан алыначак. Бу сумманы түбәндәге чараларга сарыф итү планлаштырыла:
– Быел Уфаның Дуслык Монументы янында Агыйдел аша яңа күпер төзү эше башланачак. Ул 2021 елда тәмамланырга тиеш. Төзелеш эшләренә 3,5 миллиард сумга төшәчәк, шуларның 2,5 миллиарды Федераль юл агентлыгы тарафыннан бүленә;
– Р-240 “Уфа-Оренбург” юлы реконструкцияләү үтәчәк. Ул Стәрлетамак шәһәрен урап узачак һәм дүрт полосага кадәр киңәйтеләчәк. Быел юлның аварияләр күп булган 17 участогына 430лап стационар фото- һәм видеофиксация камерасы урнаштырылачак;
– Юл-транспорт фаҗигаләрендә үлем очраклары 2017 ел белән чагыштырганда 2024 елга өч тапкырга кимергә тиеш.
Проектның җимешле нәтиҗәләрен көтәбез.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: