Барлык яңалыклар

Австриядә Башкортстан Республикасы вәкиллеге булачак

Уфа белән Вена арасы якыная.#национальныйпроект #международнаякооперацияиэкспорт #регэкспорт

Радий Хабиров кушуы буенча чит илләрдә Башкортстанның вәкиллекләрен ачу буенча эш башланды. Ул «Халыкара кооперация һәм экспорт».
гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.
Бүгенге көнгә «Башкортстан Республикасы һәм Австрия Республикасы арасындагы хезмәттәшлеккә теләктәшлек Ассоциациясе»н ачарга Австрия ягыннан рөхсәт алынган. Ассоциациянең офисы Вена үзәгендә урнашачак Австриядә Башкортстан мәнфәгатьләрен яклау белән шөгыльләнәчәк. Оешма икътисад, мәдәният һәм башка өлкәләрдә икеяклы хезмәттәшлеккә, Башкортстанда чыгарылган продукцияне австрия базарында реализацияләргә, күргәзмәләр, мәдәни чаралар оештырырга булышлык итәчәк.
Белгечләр фикеренчә, вәкиллек Башкортстанның тышкы элемтәләрен өр-яңа үсеш баскычына чыгара алырга сәләтле. Уфа белән Вена арасында туры авиаюл ачылу да моңа этәргеч бирәчәк. 3 июньдә Utair авиакомпаниясенең UT №731 борты Уфа – Вена маршруты буенча беренче очыш ясады да инде. Тәкъдимнәр [email protected] электрон почтасына кабул ителә.
Читайте нас: