Барлык яңалыклар

“Торатау” бар дөньяга билгеле булачак!

“Торатау” бар дөньяга билгеле булачак!
Ишембай районының Торатау буенда “Торатау җыены” республика бәйрәме оештырыла. 29 июнь узачак бу чараның программасына ярашлы, сармат хуҗабикәсе Зарина турында тарихи вакыйгалар буенча эшләнгән “Сармат варислары” исемле театрлаштырылган тамаша күрсәтеләчәк. Шулай ук буза әзерләүчеләр бәйгесе, милли уеннар һәм спорт ярышлары оештырылачак. Спорт чаралары арасында “Мәргән укчы” дигән ярыш та узачак.
Кичен зур мәдәни чара оештырыла. Анда “Аргымак”, “Курайчы”, “Кәрвансарай”, “Далан”, “Бәхетле” һәм “Дан” төркемнәре, RNT, МС Баш, Милли халык уен кораллары оркестры һәм башка йолдызлар катнашлыгында Toratau-party концерты була.
Бәйрәм популяр диджейлар DJ Khan һәм DJ Fatikh катнашлыгында яшьләр дискотекасы белән тәмамлана.
Башкортстан башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Торатау” геопаркын булдыру турында Указ да имзалаган иде. Аны Башкортстан Республикасының Туризм һәм эшкуарлык дәүләт комитетында презентацияләү дә узды. Геопарк 2020 елда эшли башлар дип көтелә. Ул Ишембай районыннан тыш, Стәрлетамак, Гафури районнары территориясенә дә керәчәк. Проектны Мәскәүнең мәдәният департаментында эшләп киткән Сергей Капков төркеме эшли. Алар узган айда шиханнарга эксперт нәтиҗәләре ясап киттеләр, әлеге вакытта төркем геопаркны ЮНЕСКО исемлегенә кертү өчен документлар ззерләү белән мәшгуль.
Русия Президенты Владимир Путинның да июль аенда Уфага килүе көтелә. Аның кысасында “Торатау” геопаркы проекты да тәкъдим ителергә тиеш.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: