Барлык яңалыклар

Австриядә Сабантуй узды!

Австриядә Сабантуй узды!
26 июнь Австрия дәүләте башкаласы Венада Башкортстан Республикасы көннәре узды. Анда барган рәсми делегацияне Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров җитәкләде. Визит кысасында Австриянең бизнес вәкилләре белән очрашулар узган, Башкортстанның инвестиция мөмкинлекләре тәкъдим ителгән, шәһәр мохитен яхшырту өлкәсендә тәҗрибә уртаклашулар оештырылган. Радий Хәбиров Австрия коллегалары белән Венаның үзәк вокзалын караган, андагы инфраструктура белән танышкан.
Австрия башкаласының музейлар бистәсендә башкорт халкының мәдәниятен, көнкүрешен, милли ашларын тәкъдим итүче ихата оештырылган. Шунда ук Сабантуй бәйрәме дә узган. Бәйрәм этно-концерт белән тәмамланган. Анда Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре дәүләт академия ансамбле, Башкортстанның милли оркестры, “Аргымак” һәм “Кәрван” төркемнәре, Башкортстанның халык җырчысы Айдар Галимов та катнашкан.,
Сабантуй кунакларын Радий Хәбиров немец телендә тәбрикләгән һәм республикада 100дән артык милләт, мөселман һәм христианнар килешеп, дусларча яшәүләре, төбәкнең Русия икътисадында төп урыннарны алып торуын сөйләгән.
Әлеге сәфәр Башкортстан һәм Австрия эшлекле даирәләре арасында хезмәттәшлекне арттырыр, республикага яңа инвестицияләр җәлеп итәр дип фаразлана.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
Читайте нас: