Барлык яңалыклар

УФАДА ЮЛЛАР ТӨЗЕКЛӘНДЕРЕЛӘ

“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында 2019 елда башкалада 29 участокта 48 чакрым юл яңартылачак. Шул исәптән, Рязанская урамы конкурс процедуралары барышында экономияләнгән акчага төзекләндереләчәк. Ремонтланырга тиешле объектлар исемлегенә Бөре тракты, Уфа-Шакша юлындагы Перспективная урамы, Уфа-Аэропорт юлының М-5 трассасыннан Уфа-Оренбург юлына кадәрге участогы керә. #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында 2019 елда башкалада 29 участокта 48 чакрым юл яңартылачак. Шул исәптән, Рязанская урамы конкурс процедуралары барышында экономияләнгән акчага төзекләндереләчәк. Ремонтланырга тиешле объектлар исемлегенә Бөре тракты, Уфа-Шакша юлындагы Перспективная урамы, Уфа-Аэропорт юлының М-5 трассасыннан Уфа-Оренбург юлына кадәрге участогы керә.
Әлеге вакытта юл эшләре 12 объектта бара. Ремонт кысаларында асфальт-бетон юл өсте алыштырылачак, яңа бордюрлар, тротуарлар, юл билгеләре, техник полосалар урнаштырылачак. Эшләр тәмамлангач, термопластиктан горизонталь юл разметкасы сызылачак.
Гомумдәүләт проекты кысаларында Уфаның юл-транспорт инфраструктурасын үстерү буенча күпсанлы чаралар планга кергән. Аларның иң зурлары – Комсомол һәм 8 Март урамнарын реконструкцияләү, Мостай Кәрим урамына капиталь ремонт үткәрү, Валерий Лесунов урамын төзү. Бу эшләр быел башланып, 2020-2021 елларда тәмамланырга тиеш.
Шулай ук Уфа урамнарында 5 чакрымнан артык яңа култыкса-киртәләр, 6 фото- һәм видеофиксация камерасы, 6 участокта яңа яктырту корылмалары һәм интенсивлык датчиклары урнаштырылачак.
Болар һәммәсе дә Русия Президенты Владимир Путинның 20 июньдә халык белән “Туры элемтә” вакытында гомумдәүләт проектлары мәсьәләсендә куелган бурычларны тормышка ашыру максатында башкарыла.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: