Барлык яңалыклар

Радий Хәбиров Стивен Сигалга каршы!

Радий Хәбиров Стивен Сигалга каршы!
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров милли көрәш буенча осталык дәресе күрсәтте. Кемгә кемгә, сугышчан көрәш остасы, голливуд актеры Стивен Сигалга. Сабантуе 23 июнь Әбҗәлил районының Аскар авылы янындагы Топай тавы буенда узды. Актер сүзләренә караганда, ул бик күп төрле көрәшләрне белсә дә, мондый бил алышны белмәгән булган. Радий Хәбиров аңа билбау салу, берничә төрле алыш һәм саклану чараларын күрсәтте.
Радий Хәбиров сүзләренчә, Стивен Сигал гади актер гына түгел, аның абруе спортта бик югары. Ул Русия Чит илләр министрлыгының махсус вәкиле. Аңа илнең төрле төбәкләрен күрү бик мөһим. Шул ук вакытта Стивен Сигал инвесторлар вәкиле. Ул агросәнәгать бизнесы өчен Башкортстан белән кызыксына”, – ди Радий Хәбиров үзенең Facebookтагы битендә.
Сабантуенда 100дән артык көрәшче катнашты. Алар арасында чит ил, Русия төбәкләреннән килгән спортчылар да бар. Җиңүчегә автомобиль тапшырылды.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
Читайте нас: