Барлык яңалыклар

Инвестиция Сабантуе

Инвестиция Сабантуе
Сибайда I инвестиция Сабантуе узды. Анда Башкортстан башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та катнашты. Бәйрәмдә 11 илдән килгән вәкилләр катнашты.
“Ярты ел элек Сибайда бик авыр чор иде. Карьердагы янгын сәбәпле, хәлләр яхшы түгел иде. Бөтен республика һәм халык дуслык кулын сузды һәм без бергәләп бу авыр хәлне төзәттек. Хәлләр яхшырды. Вакыт үткәч, бар да онытылыр. Ул хәлләр безне икенче проблема – Урал арты төбәкләренең икътисади үсеш мәсьәләсен хәл итәргә кирәклегенә этәрде. Шуңа күрә Сибайда инвестиция Сабантуе уздырырга булдык. Максатыбыз – Сибайның гына түгел, ә барлык Урал арты төбәгенең икътисадын үстерү. Без инвесторлар килсен өчен барлык мөмкинчелекләребезне күрсәтергә тиешбез”, – диде Радий Хәбиров сибайлылар алдында чыгыш ясап.
Стратегик башлангычлар агентлыгы җитәкчесе Светлана Чупшева сүзләренә караганда, Сибайда инвестиция Сабантуе ел саен узачак.
“Мин бу чара ел саен узар дип ышанам. Анда проблемалар, мөмкинчелекләр, яңача карашлар тикшерелер, Сибай һәм Башкортстанның башка шәһәрләрендә тормыш яхшырыр дип өмет итәм”, – ди Светлана Чупшева.
Инвестсабантуй кысасында дистәдән артык эшлекле сөйләшүләр оештырылды.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
Читайте нас: