Барлык яңалыклар

ЭЛЕКТРОН КИТАП ШӘП ИНДЕ УЛ!

Кәгазь китапларга алмашка электрон китаплар килә. Бу хәлгә каршы чыгучылар, кәгазь китапны кулга тотып укуга ни җитә, диючеләр дә бар.

Заман баш әйләндергеч тизлек белән атлый. Моннан нибары 5 ел элек безнең төшкә дә кермәгән яңалыклар тормышыбызга үтеп керде. Гаджетлар, югары технологияләр без яшәгән дөньяны күпкә уңайлырак, җитезрәк итәләр, шул ук вакытта катлаулылыклар да китереп чыгаралар. Аеруча өлкән буын кешеләр үзләрен бөтен бу үзгәрешләрдән, яңалыклардан читтә калган итеп тоя. Заманнан калышмау өчен аеруча санлы технологияләрдән хәбәрдар булу кирәк. Журналистика өлкәсен алып карасак, кәгазь басмаларны сайтлар кысрыклый. Кәгазь китапларга алмашка электрон китаплар килә. Бу хәлгә каршы чыгучылар, кәгазь китапны кулга тотып укуга ни җитә, диючеләр дә бар. Тик китапларның электрон файллары булу искиткеч өстенлекләр бирә. Берничә зур шкафлык китаплар бу рәвешчә уч төбендәге флешкага сыеп бетә ала. Галимнәр, тикшеренүчеләргә эзләнү, анализлау өчен бик уңай, архивларга да кулай. Алга киткән илләрдә китапларның электрон күчермәләре Интернет челтәренә, ирекле куллануга ук куелган. “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларындагы “Санлы мәдәният” проекты бу җәһәттән яхшы максатлар куйган. Мисалга, Башкортстанда 2024 елга кадәр байтак китапларның электрон күчермәсе булдырылып, Милли электрон китапханәгә җибәреләчәк. Быел фәнни һәм мәдәни әһәмияткә ия 100 китапның күчермәсе алынса, 2024 елда бу сан 600 данәгә җитәчәк. Тулы мәгълүмат Башкортстан Мәдәният министрлыгы сайтында бирелә: https://culture.bashkortostan.ru/documents/active/215717/)
Фото: https://pixabay.com.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
Читайте нас: