Барлык яңалыклар

ГОМУМДӘҮЛӘТ ПРОЕКТЛАРЫ БАШКОРТСТАНДА: ТОРЛАК ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ

Бүген без “Торлак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектын карап узачакбыз. Аны тормышка ашыруга республикада 6,4 миллиард сум акча бүленә. #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Әлеге проектлар түбәндәге юнәлешләрдә башкарыла: демография; сәламәтлек саклау; мәгариф; мәдәният; торлак һәм шәһәр мохите; экология; хәвефсез һәм сыйфатлы юллар; хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү; Русиядә санлы икътисадны үстерү; кече һәм урта эшкуарлыкка, бу өлкәдәге шәхси башлангычларга ярдәм күрсәтү; халыкара кооперация һәм экспорт; фән. Аларның төп максаты русиялеләрнең тормыш шартларын яхшырту, яшәү дәрәҗәсен күтәрү. Әлеге максатка дәүләт бюджетыннан 28 триллион сум акча бүленә.
Шулар нигезендә Башкортстанда 57 төбәк проекты башкарыла. Проектларны тормышка ашыруга 2024 елга кадәр 175,136 миллиард сум акча бүленәчәк. Бу акчаның 85020,8 миллиарды – халыкка яшәү өчен уңайлы мохит булдыруга, 15539,0 миллиарды – икътисади үсешне тәэмин итүгә, 74576,0 миллиарды кеше капиталын үстерүгә тотыла.
Бүген без “Торлак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектын карап узачакбыз. Аны тормышка ашыруга республикада 6,4 миллиард сум акча бүленә. Бу сумманы түбәндәге чараларга сарыф итү планлаштырыла:
– 2024 елга кадәр торлак төзелеше күләмен 1,5 тапкырга, ягъни 2,3 миллион кв.метрдан 3,7 кв. метрга кадәр арттыру. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров фикеренчә, бу – тормышка ашырылырлык максат. Ләкин аңа ирешү өчен ел саен 135 мең кв. метр күләменнән дә ким булмаган социаль торлак төзелергә тиеш ;
– Проект нигезендә, торлак сатып алу өчен акча туплау программасында катнашучылар санын икеләтә арттырып, 4500дән 9000гә кадәр җиткерү планлаштырыла. Программага керүчеләр “Сбербанк” яки “УралСиб” банкларында махсус исәп ачып, өч яки биш ел дәвамында анда 3 меңнән алып 10 мең сумга кадәр акча кертеп барырга тиеш. Һәр квартал саен соңгы өч ай эчендә җыелган сумманың 30 проценты өстәмә рәвештә дәүләт бюджетыннан исәбегезгә күчерелеп барачак. Аны киләчәктә торлак яки төзелеш өчен җир сатып алуга, ипотека түләүгә тотарга мөмкин. Әйткәндәй, Башкортстан хөкүмәте программада катнашучылар өчен ипотеканы 5,5 процентка кадәр киметү турында “УралСиб” банкы белән килешү төзеде;
– 2024 елга кадәр 22,9 мең кв. метрдагы аварияле торлак шартларында яшәүчеләргә яңа фатирлар бирү планлаштырыла
– Быел ук республикадагы җәмәгать өчен тәгаенләнгән 142 мәйдан – парклар, скверлар, ял урыннары яңартылып, тәртипкә китереләчәк.
Проект республикада шәһәрләрдә яшәүче һәркемнең өчен комфортлы тормыш шартлары тудырырга тиеш.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: