Барлык яңалыклар

"Чал Урал легендалары"нда катнашыгыз

Ярышның нигезләмәсенә сылтанма мәкаләдә бирелә.

"Чал Урал легендалары" ("Легенды седого Урала") ачык конкурс-фестивале Башкортстан Республикасының 100 еллыгына, Театр елына багышлап һәм "Мәдәният" гомумдәүләт проектының "Иҗади кешеләр" төбәк проекты кысаларында үткәрелә. Конкурс-фестивальдә балалар музыкаль, хореографик, сәнгать мәктәпләре укучылары, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән укучылар, мәдәният йортлары, гомум белем бирү мәктәпләре, балалар-яшүсмерләр иҗат үзәкләре карамагындагы иҗат коллективлары катнаша ала. Конкурсның географиясе Башкортстан белән генә чикләнми, анда Русиянең бүтән төбәкләре укучылары да катнаша ала.
Конкурс-фестиваль 3 этапта үтә:
I (сайлау) этабы 2019 елның июнь-октябрендә мәгариф учреждениеләрнең үзләрендә оештырыла.
II (читтән торып) этап видеоязмалар буенча 2019 елның октябрь-ноябрендә Уфада үтәчәк.
II этапта катнашу өчен видеоязмаларны БР Мәдәният министрлыгының Мәгариф буенча республика уку-методик үзәгенә 2019 елның 4 октябренә [email protected] электрон почтасына җибәрергә кирәк.
III (читтән торып) этап Гала-концерт һәм җиңүчеләрнең эшләре күргәзмәсе рәвешендә 2019 елның ноябрендә Сибайда, Арслан Мөбарәков исемендәге Сибай дәүләт башкорт драма театрында (Ә.-З. Вәлиди, 26, Концерт залы) оештырылачак.
Конкурс-фестивальдә "Легенданы сәхнәләштерү" һәм "Сәнгатьтә легенда" дигән 2 номинация каралган. Һәр мәгариф учреждениесе берьлы 2 номинациядә катнаша ала.
Ярышның нигезләмәсенә сылтанма:
http://rumcrb.ucoz.ru/news/o_provedenii_otkrytogo_konkursa_festivalja_legendy_sedogo_urala/2019-06-05-1348
Фото: https://culture.bashkortostan.ru/presscenter/news/203952/
#национальныепроекты;
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: