Барлык яңалыклар

Санкцияләрдән файда да бар

Санкцияләрдән файда да бар
20 июнь Русия Президенты Владимир Путин белән туры элемтәдә сорауларга җавап бирде. Дүрт сәгатьтән артык барган чарада ул гомумдәүләт проектлары турында да сөйләде. Гомумдәүләт проектларының төп максаты – икътисадны күтәрү, технологияләрне һәм җитештерүне үстерү юлы белән халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту икәнлеген әйтте.
“Безгә икътисадны яңа юнәлешкә җибәрергә, аны санлы, югары технологияләргә корырга, хезмәт җитештерүен үстерергә кирәк”, – диде Владмир Путин. Аның сүзләренчә, сәламәтлек саклау, юллар төзү – бар да халыкның тормыш дәрәҗәсен үстерү өчен юнәлтелгән.
Владимир Путинга эшкуарлык буенча сораулар да бирелде. Пензадан килгән “Ванюшкины сладости” компаниясе җитәкчесе Николай Кузяков күзәтүче оешмаларның эшкә зыян салулары турында сөйләде. Президент канун кысасында күзәтүләр булырга тиешлеген әйтеп, ул оешмаларның эшкуарларга ярдәм итүчеләр итеп күрергә теләвен әйтте.
Бизнесны яклау ассоциациясе башы Александр Хуруджи эшкуарларга җинаять эше ачкач аларны тишкерү изоляторларына утыртмый, залог белән чыгару кирәклегенә басым ясады. Моның бизнесны таркатмауга, кешеләрне эшсез калдырмауга булышлык итү өчен кирәклеген әйтте. Владмир Путин икътисади канун бозулар булмаска тиешлеген ассызыклап, залог, йорт сагына алуларны арттыру кирәклеген билгеләде.
Туры элемтәдә санкцияләр зарары турында да сүз барды. Президент 2014 елдан башлап санкцияләр нәтиҗәсендә Русия – 50 миллиард, Евросоюз – 240, Америка – 17, Япония 27 миллиард доллар югалтуын әйтте. Президент сүзләренчә, алар эш, сәүдә итү урыннарын югалталар.
Владимир Путин санкцияләрнең уңай ягын әйтеп мисал да китерде. “Бездә су транспорты өчен моторлар эшләү җайга салынмаган иде. Санкцияләр нәтиҗәсендә бу да тормышка ашырылды. Безнең моторлар дөньядагылардан кайбер күрсәткечләр буенча яхшырак та”, – диде Владимир Путин.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: