Барлык яңалыклар

Министрның хезмәт хакы гади эшченеке кебек булырга тиешме?

Министрның хезмәт хакы гади эшченеке кебек булырга тиешме?
20 июнь Русия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә узды. Дүрт сәгатьтән артык барган туры элемтәдә ил башы 70тән артык сорауга җавап бирде. Барлыгы 2 миллионнан артык сорау алынган булган.
Унҗиденче тапкыр узган телекүпердә, башлыча, сәламәтлек саклау, пенсияләр, хезмәт хаклары турында сүз барды. Янгын сүндерүчеләрнең түбән хезмәт хакы алуы, керемнәрнең кимүе, медицина хезмәткәрләренә мохтаҗлык, чүп реформасы, ташламалы ипотека кебек халыкны борчыган көнүзәк сораулар да яңгырады. Сораулар арасында шактый кызыклылары да бар иде. Мәсәлән, чиновникларның хезмәт хакларын гади кешеләрнеке кебек калдырырга кирәклеге турындагы тәкъдимгә Владимир Путин: “Министр гади эшче кебек хезмәт хакы алалмый. Без байлар булмасын өчен түгел, ә ярлылар булмасын өчен эшләргә тиеш. Югары һөнәри осталыкка ия хезмәткәрләрнең эш хакларын төшерсәк, алар шәхси контораларга качып бетәчәк. Ләкин ярлылар һәм байлар арасында аерма зур булырга тиеш түгел”, – диде. Ул шулай ук хакимиятне тәнкыйтьләүгә каршы чыккан канунга да тукталып, моның хакимияткә гадел тәнкыйть белдерү өчен түгел, ә дәүләт билгеләрен мәсхәрә итүгә каршы чыгарылуын әйтте.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: