Барлык яңалыклар

БАШКОРТСТАНДА ЯМАН ШЕШ БЕЛӘН КӨРӘШҮЧЕ ЯҢА МЕДИЦИНА ҮЗӘКЛӘРЕ АЧЫЛАЧАК

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы тормышка ашырылган 12 гомумдәүләт проекты арасында “Сәламәтлек саклау” проекты аерым әһәмияткә ия. Сер түгел, соңгы елларда Русиядә һәм Башкортстанда яман шеш (рак) авыруыннан вафат булучылар саны сизелерлек артты. Бу афәт белән көрәшү өчен, республикада “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектына бүленгән 16 миллиард сум акча кысаларында 2024 елга кадәр 13 яңа медицина үзәге ачу планлаштырыла. Бу хакта БСТ каналына биргән интервьюсында Башкортстанның Сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Максим Забелин игълан итте. #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы тормышка ашырылган 12 гомумдәүләт проекты арасында “Сәламәтлек саклау” проекты аерым әһәмияткә ия.
Сер түгел, соңгы елларда Русиядә һәм Башкортстанда яман шеш (рак) авыруыннан вафат булучылар саны сизелерлек артты. Бу афәт белән көрәшү өчен, республикада “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектына бүленгән 16 миллиард сум акча кысаларында 2024 елга кадәр 13 яңа медицина үзәге ачу планлаштырыла. Бу хакта БСТ каналына биргән интервьюсында Башкортстанның Сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Максим Забелин игълан итте.
Җитәкче белдерүенчә, яңа медицина учаклары төбәкара онкологик үзәкләр базасында оешачак. Быел министрлык шундый дүрт үзәк ача. Алар Күмертау, Октябрьский, Нефтекамск шәһәрләрендә һәм Уфаның 13нче хастаханәсе базасында урнашачак. Шулай ук Республика онкология диспансерының яңа корпусы файдалануга тапшырылачак. Бу чара тикшеренү узучы пациентларның тормыш шартларын яхшыртырга тиеш. Яңа корпустагы палаталар аерым бәдрәф, юыну урыны белән җиһазландырылачак. Шулай ук яман шеш белән авыручыларны махсус дарулар белән тәэмин итүгә бюджеттан 1 миллиард сум акча бүленәчәк. Максим Забелин белдерүенчә, әлеге авырудан җафа чигүчеләргә ярдәм республиканың һәр төбәгендә оештырылырга тиеш.
Моннан тыш, республикада апрель ахырыннан бирле “Сәламәтлек поезды” проекты тормышка ашырыла. Октябрь ахырына кадәр табиблар мобиль комплексларда ерак районнарга сәфәр кылып, төрле сәбәпләр аркасында дәваханәләргә килеп җитә алмаучыларны диспансеризация үткәрергә тиеш. Шулай ук халыкны диспансеризацияләүнең хокукый базасына үзгәрешләр кертү планлаштырыла. Ул, беренче чиратта, диспанзеризация үтү өчен хезмәткәрләргә елына бер өстәмә ял көне бирүне күз уңында тота. Рак авыруын булдырмас өчен, сәламәт тормыш рәвеше, спорт белән шөгыльләнү һәркем өчен тормыш кагыйдәсенә әверелергә тиеш.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: