Барлык яңалыклар

Уфада мәгариф кампусы – студентлар шәһәрчеге төзеләчәк

Уфада мәгариф кампусы – студентлар шәһәрчеге төзеләчәк
Башкортстанда барлык югары уку йортлары өчен уртак студентлар шәһәрчеге төзеләчәк. Әлеге мәсьәлә Башкортстан Республикасы хөкүмәте киңәшмәсендә каралдаы. Утырышта Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасарлары вазыйфаларын башкаручы Ленара Иванова һәм Рәиф Абдрахманов, Мәгариф министры урынбасары Илдар Мәүлетбирдин һәм югары уку йортлары ректорлары катнашты. Бу башлангыч “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысасында тормышка ашырылачак. Студентлар шәһәрчегендә белем алу, спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылачак, китапханә, конференц-заллар эшләячәк. Әлеге максатны тормышка ашыру юлында тулай тораклар, укытучылар һәм яшь галимнәр өчен йортлар төзү дә каралган. Белем алу һәм яшәү өчен уңай шартлар тудырган шәһәрчек студентларның санын арттырыр, чит илләрдән килеп укучыларны да кызыксындырыр дип көтелә.
Хөкүмәт утырышында заманча фәнни-мәгариф үзәк төзү мәсьәләсе дә тикшерелде.Үзәк төзүнең максаты – фән, мәгариф һәм бизнесның үзара багланышын булдыру, мәгариф хезмәтләрен экспортлау.
Башкортстан Республикасы хөкүмәте утырышы Русия Президенты Владимир Путинның гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру юнәлешендә узды.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: