Барлык яңалыклар

Тирә-як мохитне саклауга игътибар арта

Тирә-як мохитне саклауга игътибар арта
Коммерция булмаган автоном оешмаларга “Экология” гомумдәүләт проектына мәгълүмати ярдәм күрсәтү өчен федераль субсидияләр бирү кагыйдәләре эшләнде. Субсидияләр шундый максатлар өчен биреләчәк:
экологик мәгърифәт, табигатькә сакчыл караш тудыруга булышлык итүче чаралар уздыруга;
халыкны экологик агарту өчен басма продукцияләр нәшер итүгә:
гаммәви мәгълүмат чараларына пресс-турлар оештыруга;
халыккка экологик мәгърифәт тарату өчен видеоматериаллар төшерүгә ярдәм итүгә;
гомумдәүләт проекты темасына ярашлы, экологик мәгълүматларны интернетта урнаштыру һәм таратуга булышлык итүгә.
Русия Президенты Владимир Путин Санкт-Петербургта үткән халыкара икътисад форумында экология һәм климатка бәйле проблемаларның зур масштаблы казаларга китерү ихтималлыгын искәрттте.
– Кризис, климатка, экологиягә бәйле проблемалар барлык дөньяның социаль-икътисади иминлегенә хәвеф булып тора. Климат һәм экология дөньядагы үсешкә турыдан-туры тәэсир итә, – диде Владимир Путин. Президент сүзләренчә, әлеге проблемалар миграция артуга, тотрыксызлык үсүгә китерү куркынычы тудыра
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: