"Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында "Уфа-Аэропорт" трассасында юл хезмәтләре "Уфа-Аэропорт" трассасында юл билгеләрен салырга керештеләр. Юл билгеләре термопластик кулланып, барлык кагыйдәләргә, инструкцияләрдә язылган таләпләргә ярашлы салына.
Мондый билгеләр тиз генә җуелмаячак, тузмаячак, температура үзгәрүгә һәм химик тәэсиргә бирешмәячәк.
Ул 20-30 минутта кибә. Шуңа күрә шәһәр хезмәтләре җәяүлеләрне һәм автомобиль сөючеләрне бу хәлне аңлап кабул итәргә чакыра. Бу очракта билгеләрнең ачыклыгы сакланачак һәм хезмәт срогы озынаячак.