Барлык яңалыклар

ГОМУМДӘҮЛӘТ ПРОЕКТЛАРЫ БАШКОРТСТАНДА: МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕ

“Мәдәният” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга республикада 6,3 миллиард сум акча бүленә. Бу сумманы түбәндәге чараларга сарыф итү планлаштырыла:– Төпкел авылларда мәдәният учреждениеләрен тергезү. 2024 елга кадәр республикада бер шундый мәдәният йортына капиталь ремонт үткәреләчәк, авылларда яңа 26 культура-ял итү үзәге төзеләчәк. Шушы максатларга 2,1 миллиард сум акча тотылачак;– Мәдәни коллективлары, үзәкләре булмаган авыллар өчен 10 күчмә күп кулланылышлы мәдәни үзәк (автоклуб) сатып алыначак;– Интернетка чыгу мөмкинлегенә ия булган яңа модульле китапханәләр ачылачак;– Үзешчән иҗат коллективларына, мәдәният өлкәсендә эшләүче коммерциягә корылмаган берләшмәләргә дәүләт ярдәме күләме артырга тиеш. Ул грантлар рәвешендә күрсәтеләчәк.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Әлеге проектлар түбәндәге юнәлешләрдә башкарыла: демография; сәламәтлек саклау; мәгариф; мәдәният; торлак һәм шәһәр мохите; экология; хәвефсез һәм сыйфатлы юллар; хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү; Русиядә санлы икътисадны үстерү; кече һәм урта эшкуарлыкка, бу өлкәдәге шәхси башлангычларга ярдәм күрсәтү; халыкара кооперация һәм экспорт; фән. Аларның төп максаты русиялеләрнең тормыш шартларын яхшырту, яшәү дәрәҗәсен күтәрү. Әлеге максатка дәүләт бюджетыннан 28 триллион сум акча бүленә.
Шулар нигезендә Башкортстанда 57 төбәк проекты башкарыла. Проектларны тормышка ашыруга 2024 елга кадәр 175,136 миллиард сум акча бүленәчәк. Бу акчаның 85020,8 миллиарды – халыкка яшәү өчен уңайлы мохит булдыруга, 15539,0 миллиарды – икътисади үсешне тәэмин итүгә, 74576,0 миллиарды кеше капиталын үстерүгә тотыла.
Бүген без “Мәдәният” гомумдәүләт проектын карап узачакбыз. Аны тормышка ашыруга республикада 6,3 миллиард сум акча бүленә. Бу сумманы түбәндәге чараларга сарыф итү планлаштырыла:
– Төпкел авылларда мәдәният учреждениеләрен тергезү. 2024 елга кадәр республикада бер шундый мәдәният йортына капиталь ремонт үткәреләчәк, авылларда яңа 26 культура-ял итү үзәге төзеләчәк. Шушы максатларга 2,1 миллиард сум акча тотылачак;
– Мәдәни коллективлары, үзәкләре булмаган авыллар өчен 10 күчмә күп кулланылышлы мәдәни үзәк (автоклуб) сатып алыначак;
– Интернетка чыгу мөмкинлегенә ия булган яңа модульле китапханәләр ачылачак;
– Үзешчән иҗат коллективларына, мәдәният өлкәсендә эшләүче коммерциягә корылмаган берләшмәләргә дәүләт ярдәме күләме артырга тиеш. Ул грантлар рәвешендә күрсәтеләчәк.
“Мәдәният” гомумдәүләт проектының беренче нәтиҗәләре күренә дә инде. Уфада соңгы атнада гөрләп узган “Евразия йөрәге” музыка фестивале, “Театр төне”, “Музей төне” кебек мәдәни чаралар – моның ачык дәлиле. Аларга килүчеләр саны да көннән-көн арта.
Проект республикада яшәүче һәркемнең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерер дип ышанабыз.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: