Барлык яңалыклар

Бер алманы бишкә бүләек!

"Евразия йөрәге" дәвам итә. Кичәге конертның хедлайнеры, әлбәттә инде, Алсу булды. Ул үз чыгышын «Бер алманы бишкә бүләек» җыры белән башлады. #национальныепроекты; #нацпроектыБашкортостан

Кичә "Евразия йөрәге" халыкара сәнгать фестиваленең өченче көне тәмамланды.
Аның кысаларында Башкортстан оешуга 100 ел тулуга багышланган "Алга, Башкортстан!" дигән зур концерт булды.
Бу көнне "Пицца" төркеменең солисты Сергей Приказчиковка һәм "Аргымак" төркеме солисты Ринат Рамазановка – "Башкортстанның атказанган артисты", ә җырчы Алсу Сафинага "Башкортостанның халык артисты" дигән мактаулы исемнәрне бирү турында игълан ителде.
Уфа халкы һәм шәһәр кунаклары белән бергә тантананы республика җитәкчесе Радий Хәбиров та карады, танылган артистлар чыгыш ясады. Әскар Абдразаков башкорт халык җыры «Урал»ны башкарды.
«Башкортостан» вокаль-хореографик композиция барышындаа республика байрагы төсләрендәге 20 метр озынлыктагы тукымалар чыгардылар һәм төсле төтенле шоу эшләделәр.
Җырчы Элвин Грей (Радика Юлъякшин) чыгышын тамашачы аеруча яратып кабул итте.
Кичәнең хедлайнеры, әлбәттә инде, Алсу булды. Ул үз чыгышын «Бер алманы бишкә бүләек» җыры белән башлады.
Концерт Башкортостан гимны һәм пиротехник шоу белән тәмамланды.
Бүген фестивальнең соңгы көне. Гала-концерт 19.00 сәгатьтә башлана. Кунаклар алдында хәрби оркестр, Әскар Абдразаков, Мәликә Разакова, Эмир Кустурица җитәкчелегендәге «TheNoSmokingOrchestra» төркеме һәм башка артистларның чыгыш ясавы көтелә.
"Евразия йөрәге" фестивален Башкортстан Мәдәният министрлыгы Русия Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән үткәрә. Чара "Мәдәният" гомумдәүләт проектында билгеләнгән максатларны да күз алдында тота.
БСТ каналында чараны туры эфирда карап булачак.
Фотолар БР Мәдәният министрлыгы сайтыннан алынды.
#национальныепроекты;
#нацпроектыБашкортостан
Д. Сөләйманова әзерләде.
Читайте нас: