Барлык яңалыклар

"Евразия йөрәге"нең 3нче көне кызу булмакчы

Бүген "Уфа" сүзе һавага утлы хәрефләр белән язылачак.#национальныепроекты; #нацпроектыБашкортостан

"Евразия йөрәге" халыкара сәнгать фестиваленең кичә 2нче көне иде. "Симфоник төн", вәгъдә ителгәнчә, "Беренче бал" белән башланып китте. Кич суыграк булуга карамастан тамашачылар күп җыелды. "Беренче балда" 600дән артык укучы һәм студент катнашты. Р. Нуриев исемендәге Башкорт хореографик колледж укучыларының чыгышы аеруча ямьле булды. "Симфотөн"нең йөзек кашлары – әлбәттә инде, Милли һәм Яшьләр симфоник оркестрлары, Әскар Абдразаков, Ольга һәм Елена Терентьевлар, Сэйити Фурукава, Наталья Юрканова һ. б. опера йолдызлары иде.
Бүген, 14 июньдә, республиканың 100 еллыгына багышланган "Алға, Башкирия! Вперёд, Башкортостан!" концерты көтелә. Сәхнәдә республиканың сәнгать осталары, иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Ил күләмендә популяр Алсу Сафина, "Пицца" төркеме, "Голос" телеконкурсы финалистлары Рушана Вәлиева, Назгуль Отузова, шулай ук Анжелика Якусева, Софья Бугера, Элвин Грей, Rena Rnt, "Zaman" (Мәскәү) һәм "Бүреләр" төркемнәре чакырулы.
Ә инде бүгенге көннең яме – традицион "Курай Фест" фестивале. Ул республиканың төрле төбәкләреннән 500дән артык курайчыны җыя.
Оештыручылар шулай ук уникаль пиротехник шоу да вәгъдә итә. "Уфа" сүзе һавага утлы хәрефләр белән язылачак.
"Евразия йөрәге" фестивален Башкортстан Мәдәният министрлыгы Русия Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән үткәрә. Чара "Мәдәният" гомумдәүләт проектында билгеләнгән максатларны да күз алдында тота.
БСТ каналында чараны туры эфирда карап булачак.
Фото: https://culture.bashkortostan.ru/presscenter/news
#национальныепроекты;
#нацпроектыБашкортостан
Д.Сөләйманова.
Читайте нас: