Барлык яңалыклар

Эшкуарлык заманча ысулларга таяна

Эшкуарлык заманча ысулларга таяна
2018 елның 7 маенда Русия Президенты Владимир Путинның гомумдәүләт проектлары турында фәрманы булган иде. Анда кече, урта һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм итү буенча да җитди бюджет һәм чаралар каралган. Башкортстанда бу юнәлештә эшләр дәвам итә.
13 июнь Республика йортында Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин рәислегендә инвестиция һәм эшкуарлыкка булышлык итү проект-офисының чираттагы утырышы узды. Республиканың Икътисад министрлыгы оештырган бу чарада башкарма хакимият һәм эшлекле даирә вәкилләре катнашты
Чарада Русиядәге инвестицияләр буенча вәзгыять тикшерелде. 2018 елда күрсәткечләрнең төшүенә китергән сәбәпләрне ачыклау бурычы куелды. Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Римма Бойцова кече эшкуарлыкны җәелдереү һәм тормышка ашыру буенча акселерация программасын тәкъдим итте. Акселерация тәҗрибәле эшкуарларның махсус методикалар ярдәмендә бизнеста башлап шөгыльләнүчеләргә осталыкларын аңлату ысулы. Римма Бойцова мәгълүмати ярдәм күрсәтү өчен санлы технологияләрне җәелдерү кирәкген аңлатты. Аның сүзләренчә, агымдагы елның 1 июленнән онлаин инвестицияләр мәктәбе эшли башлаячак. Ул шулай ук кововркинг-үзәкләр эше белән дә таныштырды.
Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин
алдагы утырышларны киңрәк форматта уздыру кирәклеген билгеләде. Информатизация һәм “Ачык Республика” мәсьәләләре белән шөгыльләнүче дәүләт комитеты рәисе Геннадий Разумкин бизнес һәм инвестицияләргә кагылышлы республика порталын мәгълүмат белән тутыру кирәклегенә басым ясады. Бу эш белән шөгыльләнүче төркем оештырылуы турында сөйләде.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: