Барлык яңалыклар

Уфада Симфоник төн көтелә

Анда Милли һәм Яшьләр симфоник оркестрлары, Әскар Абдразаков, Ольга һәм Елена Терентьевлар, Сэйити Фурукава, Наталья Юрканова һ. б. опера йолдызлары чыгыш ясаячак. "Евразия йөрәге" фестивален Башкортстан Мәдәният министрлыгы Русия Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән үткәрә. Чара "Мәдәният" гомумдәүләт проектында билгеләнгән максатларны да күз алдында тота. #национальныепроекты; #нацпроектыБашкортостан

Уфада кичә Милли кием бәйрәменә 3 меңнән артык кеше кушылды. Арада нәни балалар да, 80 яшьлекләр дә бар иде. Төрле милләт вәкилләрен берләштерүче колонна Уфа урамнарыннан «Ватан» этнопаркына атлады. «Фестивальнең идеясе – үзеңне ниндидер зур һәм уңай вакыйганың бер өлеше итеп тою», – дип билгеләде мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.
Милли кием бәйрәме Дуслык хороводы белән тәмамланды, һәм Надежда Бабкинаның «Русия җырлары» XII фестиваль-марафоны белән «Евразия йөрәге» фестивале башланып китте.
«Евразия йөрәге» Уфада 4нче тапкыр, ә ачык һавадагы концертлар 2013нче елдан оештырыла. Кичәге «Этнотөн»дә 45 меңгә якын тамашачы килгән иде. Артистлар, сәнгать коллективларының чыгышы бәйрәм фейерверкы белән тәмамланды.
Бүген, 13 июньдә 19:00 сәгатьтә «Ватан» этнопаркында Симфоник төн көтелә. Анда Милли һәм Яшьләр симфоник оркестрлар, Әскар Абдразаков, Ольга һәм Елена Терентьевлар, Сэйити Фурукава, Наталья Юрканова һ. б. опера йолдызлары чыгыш ясаячак.
"Евразия йөрәге" фестивален Башкортстан Мәдәният министрлыгы Русия Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән үткәрә. Чара "Мәдәният" гомумдәүләт проектында билгеләнгән максатларны да күз алдында тота.
Фото: https://culture.bashkortostan.ru/presscenter/news/204442/
#национальныепроекты;
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: