Барлык яңалыклар

БАШКОРТСТАНДА ЭЛЕВАТОРЛАР ЯҢАРТЫЛАЧАК

Башкортстанның авыл хуҗалыгы комплексы җитештерүчәнлеге элеваторларны яңарту исәбенә көчәергә тиеш. Бу Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган гомумдәүләт проектлары турындагы Указга ярашлы һәм “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, халыкны эш белән тәэмин итү” проекты эчендә гамәлгә ашырыла.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Башкортстанның авыл хуҗалыгы комплексы җитештерүчәнлеге элеваторларны яңарту исәбенә көчәергә тиеш. Бу Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган гомумдәүләт проектлары турындагы Указга ярашлы һәм “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, халыкны эш белән тәэмин итү” проекты эчендә гамәлгә ашырыла.
Башкортстан Республикасының Премьер-министр урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахманов белдерүенчә, элеваторларны яңарту уңышның яхшырак саклануына һәм, шуның исәбенә, чит төбәкләргә экспортның артуына китерергә тиеш. Аерым алганда, “Илеш элеваторы” ҖЧҖ проекты буенча, Агыйдел елгасы буенча Груздевка авылы причалыннан Татарстанның Әҗәкүл авылына кадәр өч мең тонна күтәрмәле олы судноларның үтүен тәэмин итү күз уңында тотыла. Ара – 25 чакрым.
“Учалы элеваторы” ҖЧҖ элеваторы реконструкцияләнгәннән соң биредә 50 мең тоннага кадәр чимал сакларга мөмкин булачак. “Реса” дәүләт компаниясе көненә 100мең тонна орлыктан җитен мае чыгару буенча завод төзү һәм аны тимер юлы аша озатуны тәэмин итү өчен шартлар әзерләү белән шөгыльләнә.
Илшат Фазрахманов белдерүенчә, 24 июньнән республикадагы 34 иген кабул итүче оешманың матди-техник базасын тикшерү башланачак.
Башкортстан җитәкчелеге 2019 елда авыл хуҗалыгы продукциясенең экспортын узган ел белән чагыштырганда 19,3 процентка арттырып, 91 миллион долларга кадәр җиткерергә ниятли. Экспорт күләменең яртысына кадәрен нәкъ шушы орлык-иген, дүрттән берен үсемлек мае тәшкил итәргә тиеш.
Башкортстан продукциясе Латвия, Иран, Мисыр, Казахстан, Төркия һәм Сөгуд Гарәбстанына тарала. Экспорт күләме 2017 ел белән чагыштырганда 6,2 тапкырга, 2018 ел күләменнән 3 тапкырга артырга тиеш.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
Читайте нас: