Барлык яңалыклар

Уфада "Евразия йөрәге" тибә

12 июньдә Уфада "Евразия йөрәге" халыкара сәнгать фестивале старт ала.

12-15 июньдә Уфада "Евразия йөрәге" халыкара сәнгать фестивале үтә. Быел ул Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышлана. Бәйрәмнең төп чаралары Салават Юлаев һәйкәленә якын гына мәйданда – "Торатау" конгресс-холлы амфитеатрында оештырыла.
Бүген, 12 июньдә, Милли кием бәйрәме, Надежда Бабкина катнашлыгында "Русия җырлары" фестиваль-марафоны һәм “Этнотөн” булачак.
Фестивальне Башкортстан Мәдәният министрлыгы Русия Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән үткәрә. Чара "Мәдәният" гомумдәүләт проектында билгеләнгән максатларны күз алдында тота.
#национальныепроекты;
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: