Барлык яңалыклар

Осталыкка дәрестә өйрәтәләр

Осталыкка дәрестә өйрәтәләр
Русия Президенты Владимир Путинның Указына ярашлы, илдә дистәдән артык гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Алар арасындагы “Кече, урта һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм итү” проекты илдәге икътисад үсешенә сизелерлек ярдәм булыр дип көтелә. Аңа ярашлы, республикада “Эшкуарлык эшчәнлеген алып бару шартларын яхшырту буенча төбәк проекты” тормышка ашырыла. Урыннарда үз кәсебен ачу һәм киңәйтүгә ярдәм итү өчен “Эшкуарлык сәгате” дигән чаралар үткәрелә. Ул республиканың барлык шәһәр һәм районнарында даими үтеп тора. Башка төрле чаралар да оештырыла.
Алда торган шундый чараларның берсе – Җитештергән әйберләрен чит илләргә сатарга теләүчеләргә ярдәм йөзеннән осталык дәресләре. Анда логистика, ягъни товарларны сату, кулланучыга җиткерү юнәлешендәге хезмәтләрне модельләштерү турында сүз барачак. Әлеге өлкәгә кагылган кануннардан башлап, транспорт сайлау, кече һәм зур партияләр белән сату, кыскасы, эшкуарларга җитештергән әйберләрен читкә сату юлларын өйрәтәчәкләр. Осталык дәресләре 19 июнь “Респект” бизнес-үзәгендә узачак.
#национальныепроекты; 
#нацпроекты; 
#региональныепроекты; 
#регпроекты; 
#нацпроектыБашкортостан; 
#ВладимирПутин 
Читайте нас: