Барлык яңалыклар

ГОМУМДӘҮЛӘТ ПРОЕКТЛАРЫ – БАШКОРТСТАНДА: МӘГАРИФ

Аны тормышка ашыруга республикада 17,5 миллиард сум акча бүленә. Бу сумманы түбәндәге чараларга сарыф итү планлаштырыла:– Якын ике ел эчендә Башкортстанда 21 яңа мәктәп ачу планлаштырыла;– 2024 елга мәктәпләрдә икенче сменада укыту туктатылачак. Бу проблема Уфада аеруча кискен тора. Уфа районының “Миловский парк” торлак комлексында 1255 балага исәпләнелгән дүрт катлы яңа мәктәп сафка кертеләчәк. Аны төзүгә чыгымнар республика бюджетыннан бүленәчәк– Инорс микрорайонында 1650 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү үзәге ачылачак;– Республиканың адреслы инвестиция программасында Булгаковода – 825, Жуковода – 375, Чесноковкада – 640, Иглиндә 640 урынга исәпләнелгән яңа мәктәпләр төзү эше планлаштырыла;– Республика авылларында һәм вак шәһәрләрендә урнашкан 198 мәктәп үзләренең матди-техник базасын яңартачак. Бу аларга заманча укыту технологияләрен гамәлгә кертү мөмкинлеген бирәчәк;– 2019 елда ук республикада өч яңа балалар технопаркы ачылачак. Анда балалар робот техникасы, пилотсыз оча торган аппаратлар төзү һәм аэрокосмик инженерия белән шөгыльләнү мөмкинлеген алачак.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Әлеге проектлар түбәндәге юнәлешләрдә башкарыла: демография; сәламәтлек саклау; мәгариф; мәдәният; торлак һәм шәһәр мохите; экология; хәвефсез һәм сыйфатлы юллар; хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү; Русиядә санлы икътисадны үстерү; кече һәм урта эшкуарлыкка, бу өлкәдәге шәхси башлангычларга ярдәм күрсәтү; халыкара кооперация һәм экспорт; фән. Аларның төп максаты русиялеләрнең тормыш шартларын яхшырту, яшәү дәрәҗәсен күтәрү. Әлеге максатка дәүләт бюджетыннан 28 триллион сум акча бүленә.
Шулар нигезендә Башкортстанда 57 төбәк проекты башкарыла. Проектларны тормышка ашыруга 2024 елга кадәр 175,136 миллиард сум акча бүленәчәк. Бу акчаның 85020,8 миллиарды – халыкка яшәү өчен уңайлы мохит булдыруга, 15539,0 миллиарды – икътисади үсешне тәэмин итүгә, 74576,0 миллиарды кеше капиталын үстерүгә тотыла.
Хәзер инде әлеге проектларның һәркайсын аерым карап узыйк. Бүген игътибар үзәгендә – “Мәгариф” гомумдәүләт проекты. Аны тормышка ашыруга республикада 17,5 миллиард сум акча бүленә. Бу сумманы түбәндәге чараларга сарыф итү планлаштырыла:
– Якын ике ел эчендә Башкортстанда 21 яңа мәктәп ачу планлаштырыла;
– 2024 елга мәктәпләрдә икенче сменада укыту туктатылачак. Бу проблема Уфада аеруча кискен тора. Уфа районының “Миловский парк” торлак комлексында 1255 балага исәпләнелгән дүрт катлы яңа мәктәп сафка кертеләчәк. Аны төзүгә чыгымнар республика бюджетыннан бүленәчәк
– Инорс микрорайонында 1650 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү үзәге ачылачак;
– Республиканың адреслы инвестиция программасында Булгаковода – 825, Жуковода – 375, Чесноковкада – 640, Иглиндә 640 урынга исәпләнелгән яңа мәктәпләр төзү эше планлаштырыла;
– Республика авылларында һәм вак шәһәрләрендә урнашкан 198 мәктәп үзләренең матди-техник базасын яңартачак. Бу аларга заманча укыту технологияләрен гамәлгә кертү мөмкинлеген бирәчәк;
– 2019 елда ук республикада өч яңа балалар технопаркы ачылачак. Анда балалар робот техникасы, пилотсыз оча торган аппаратлар төзү һәм аэрокосмик инженерия белән шөгыльләнү мөмкинлеген алачак.
Проектның җимешле нәтиҗәләрен көтәбез.Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: