Барлык яңалыклар

Барабызмы? Кино карыйбызмы?

Башкортстанда  ел саен 2 кинозал ачу планлаштырыла. Әлеге вакытта район үзәкләрендә заманча кинозаллар бармы соң?#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Билгеле булуынча, Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. 12 проектның берсе мәдәният өлкәсенә карый. Аның кысаларында сәнгать һәм мәдәнияттә байтак чаралар башкару күздә тотыла. Мәсәлән, Башкортстанда  ел саен 2 кинозал ачу планлаштырыла. Әлеге вакытта район үзәкләрендә заманча кинозаллар бармы соң? Бу сорауга уңай җавап бирергә мөмкин. Әйе, бар. 20. Бу һич кенә дә аз түгел, без бу җәһәттән илдә алдынгы 5 төбәк арасында.
Дөрес, республикада районнарның 54 икәнен исәпкә алганда, башкарасы эшләр байтак әле.
Республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкованың ТАСС агентлыгына әйтүенчә (https://futurerussia.gov.ru/nacionalnye-proekty/468489), Кино фонды линиясе буенча бер залга корамаллар алу өчен 5 млн сум акча бүленә. "Без ел да Кино фондына гариза бирәбез. Республика бу максаттан бина бүлә, кирәксә, ремонт ясый. Гомумдәүләт проекты буенча экранга, трансляцион һәм тавыш корамалларына акча бүленә", -- дип билгели министр. Башкортстанның 2019 елдагы гаризасы расланган, һәм 2 район яңа кинозаллы булыр дип көтелә.
Фоточыганак: https://futurerussia.gov.ru/nacionalnye-proekty/468489
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: