"Мәдәни мохит" гомумдәүләт проекты нәкъ шушы максат өчен эшли. Аның кысаларында Башкортстан авылларында 27 мәдәният-ял итү учреждениесе төзеләчәк я капиталь төзекләндереләчәк. Бу җәһәттән күбрәк кеше яшәгән һәм үзенең мәдәният учрежденисе булмаган авыллар игътибарга алыначак. Ә алар республикада аз түгел: Жуково (4545 кеше), Рус Юрмашы (4767 кеше), Зубово (7569 кеше), Олы Теләк (4062 кеше), Тирлән (4062 кеше), Аксаково (3094 кеше) һ. б.