Барлык яңалыклар

Эшкуарлыкка ярдәм

Эшкуарлыкка ярдәм
Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елда имзалаган 204 санлы фәрманына ярашлы, илдә гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру дәвам итә. Алар арасында эшкуарлыкны үстерүгә булышлык итә торганы да бар. “Кече, урта һәм шәхси эшкуарлыкны үстерү” дигән шул проектка ярашлы, кече һәм урта эшкуарлыкка финанс ярдәм итү һәм ташламалы финанслар күрсәтү проекты булдырылды. Бу ярдәм конкурста җиңгән эшкуарларга гына күрсәтелә. Русиядәге гомумдәүләт милли проектын тормышка ашыру юлында “Башкортстандагы кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү” программасы эшли. Анда аеруча бизнеска яңа килүче, эшкуарлык белән шөгыльләнә башлаучыларга беренче ярдәм күрсәтү буенча нәтиҗәле чаралар каралган. Шулай ук коворкинг-үзәкләр оештыру, эшкуарлыкка башлап килүчеләрне кызыксындыру, лизинг буенча ярдәм итү һәм социаль эшкуарлыкка булышлык итү дәүләт программасына ярашлы тормышка ашырыла. Эшкуарлык һәм инвестицияләр кертү белән кызыксынулар өчен интернетта бик күп мәгълүмат һәм ярдәм табарга була. Шуларның берсен түбәндәге адрес белән кереп карый аласыз:
https://investrb.ru/ru/
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин  
Читайте нас: