Барлык яңалыклар

Башкортстан 11 миллиардлык килешүгә иреште

Башкортстан 11 миллиардлык килешүгә иреште
Русия Президенты Владимир Путинның илдәге икътисади алгарышка ирешү өчен куйган бурычларын тормышка ашыру юнәлешендә төрле зур чаралар уза. Шундыйларның берсе – Русиянең икенче башкаласы булган Санкт-Петербургта уза.
Санкт-Петербургта икенче көн халыкара икътисад форумы бара. Аның кысасында Башкортстан 11 миллиард сумлык алты килешү төзүгә иреште.
Аларның иң зуры – “Сибай” станциясе төзү, “Русатом” корпорациясе чыгарган энергияне кулланучыларга җиткерү. Бу проект 7 миллиард сум тәшкил итә.
Икенче зур килешү Башкортстан хөкүмәте һәм ВИС төркеме арасында төзелде. Ил һәм халыкара күләмдә финанслау һәм инфраструктур проектлар белән идарә итүче бу төркем белән 5 миллиард сумлык килешү имзаланды.
Шулай ук ягулык-энергетика тармагы өчен кадрлар әзерләү буенча Башкортстан Республикасы хөкүмәте һәм илнең нефть техник университетлары һәм Алдынгы тикшеренүләр фонды арасында килешүләр төзелде. Әлеге фонд дүрт проектны тормышка ашырмакчы. Алар: заманча аккумулятор батареяләре, югарымолекуляр полиэтилен, углерод материаллары җитештерү һәм башлангыч чорда онкоавыруларны ачыклаучы заманча технологияләр кертүне күз уңында тота. Мондый технологияләр белән 2 минут вакыт эчендә яман шешнең башлангыч чорын ачыклап, аны булдырмый калу мөмкинлеге бар.
Форумда АО ДСК “АВТОБАН”, АО “Сбербанк Лизинг”, ВТБ һәм башка ширкәтләр белән очрашулар да узды.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин  
Читайте нас: