Барлык яңалыклар

“Эшкуарлык фабрикасы”

“Эшкуарлык фабрикасы”
Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елда имзалаган 204 санлы фәрманына ярашлы, илдә гомумдәүләт проектлары тормышка ашырыла. Алар арасында эшкуарлыкны үстерүгә булышлык итә торганы да бар. “Кече, урта һәм шәхси эшкуарлыкны үстерү” дигән шул проектка ярашлы, эшкуарлыкка башлап килүчеләрне кызыксындыру өчен “Эшкуарлык фабрикалары” дигән офлайн-марафон оештырыла. Аңа ярашлы, интернетта теләгән өлкәдә онлайн-стимулятор ачарга кирәк. Анда сайлап алынган өч җиңүче федераль ярышка чакырылачак. Ул Санкт-Петербургта узачак халыкара икътисади форумы кысасында узачак.
Әлеге турнир Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы һәм “Эшкуарлык фабрикасы” федераль мәгариф проекты булышлыгында уза.
Онлайн “Эшкуарлык фабрикасы”н App Store һәм Google Play аша компьютерга кертергә мөмкин. Тулы мәгълүматны шушы адрестан алырга була: http://businessturnir.ru/
Яшьләрне эшкуарлыкка җәлеп итү төрле чаралар аша тормышка ашырыла. Шуларның берсе – Башкортстанда волонтер хәрәкәте һәм яшьләр башлангычына ярдәм итү үзәге аша. Үзәк җитәкчесе урынбасары Алексей Рябченко сүзләренә караганда, үзәктә инновацияләр һәм фәнни-техник, яшьләр хәрәкәтләре белән хезмәттәшлек, иҗади эшчәнлеккә һәм башка юнәлешләргә җәлеп итү оештырылган. Алар арасында эшкуарлыкка җәлеп итү юнәлеше буенча да эшләр оештырылган.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин 
Читайте нас: