Барлык яңалыклар

ГОМУМДӘҮЛӘТ ПРОЕКТЛАРЫ – БАШКОРТСТАНДА: СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ ӨЛКӘСЕ

Бүген игътибар үзәгендә – “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты. Аны тормышка ашыруга республикада 16,4 миллиард сум акча бүленә. #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Әлеге проектлар түбәндәге юнәлешләрдә башкарыла: демография; сәламәтлек саклау; мәгариф; мәдәният; торлак һәм шәһәр мохите; экология; хәвефсез һәм сыйфатлы юллар; хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү; Русиядә санлы икътисадны үстерү; кече һәм урта эшкуарлыкка, бу өлкәдәге шәхси башлангычларга ярдәм күрсәтү; халыкара кооперация һәм экспорт; фән. Аларның төп максаты русиялеләрнең тормыш шартларын яхшырту, яшәү дәрәҗәсен күтәрү. Әлеге максатка дәүләт бюджетыннан 28 триллион сум акча бүленә.
Шулар нигезендә Башкортстанда 57 төбәк проекты башкарыла. Проектларны тормышка ашыруга 2024 елга кадәр 175,136 миллиард сум акча бүленәчәк. Бу акчаның 85020,8 миллиарды – халыкка яшәү өчен уңайлы мохит булдыруга, 15539,0 миллиарды – икътисади үсешне тәэмин итүгә, 74576,0 миллиарды кеше капиталын үстерүгә тотыла.
Хәзер инде әлеге проектларның һәркайсын аерым карап узыйк. Бүген игътибар үзәгендә – “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты. Аны тормышка ашыруга республикада 16,4 миллиард сум акча бүленә. Бу сумманы түбәндәге чараларга сарыф итү планлаштырыла:
– Быел ук 18 балалар поликлиникасына һәм балалар поликлиника бүлекләренә капиталь ремонт үткәреләчәк. Дүртөйле һәм Туймазы шәһәрләрендә ике яңа балалар поликлиникасы сафка кертеләчәк;
– Республикада 22 фельдшер-акушер пункты төзеләчәк яки ремонтланачак, 27 күчмә медицина комплексы сатып алыначак. Шушы максатларга 625 миллион сум акча бүленәчәк;
– Кадрлар мәсьәләсен хәл итүгә 216 миллион сум акча бүленәчәк. 2018 ел ахырына Башкортстанда 1150 табиб һәм 973 урта медперсонал вәкиле җитешмәгән. 2019 елның беренче кварталында, республика җитәкчелеге тарафыннан кичекмәстән күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, табиблар саны – 185кә, урта белемле медицина хезмәткәрләре саны 216 кешегә артты;
– Йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авырулары белән көрәшкә җиде миллиард сумнан артык акча тотылачак. Нәтиҗәдә, 2024 елга йөрәк-кан тамырлары авырулары аркасында үлем 100 мең кешегә – 400 очракка, рактан үлем 100 мең кешегә 170 очракка кадәр кимергә тиеш;
– Төбәктәге йөрәк-кан тамырлары үзәкләрен заманча җиһазландыру, ангиографик корылмалар белән тәэмин итү күз уңында тотыла. Мондый үзәкләр, беренче чиратта, инфаркт һәм инсульт кичергән пациентларга кичекмәс ярдәм күрсәтү максатын куя. Әлеге чаралар йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан иза чигүче кешеләр арасында үлем очракларының берничә тапкырга кимүенә китерде. 2000 еллар башында инсульт кичергән авыруларның 90 процентка кадәре шунда ук бакыйлыкка күчсә, бүген бу сан 10-20 процент тәшкил итә. Пациентларның өчтән икесе дәваханәләрдән үз аякларында чыгып китә;
– Уфада онкология диспансерының яңа хирургия комплексы бинасы файдалануга кертеләчәк. Башкортстан башкаласында, Күмертау, Нефтекама, Стәрлетамак, Октябрьский, Салават шәһәрләрендә, Белорет, Бөре, Дуван районнарындаамбулатор онкологик ярдәм үзәкләре сафка керәчәк. Бу исә республикада яшәүчеләрне медицина ярдәме алу өчен 300әр чакрым ара үтеп, Уфага йөрүдән азат итәчәк;
– Үзәк район хастаханәләре заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителәчәк.
Проектның җимешле нәтиҗәләрен көтәбез.Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: