Барлык яңалыклар

Уфа гаиләсе Кремльне басты!

Уфа гаиләсе Кремльне басты!
1 июнь – Балаларны халыкара яклау көнендә Русия һәм аның төбәкләрендә, шул иәптән Башкортстанда да күп чаралар узды.
Русия Президенты Владимир Путин Кремльдә күпбалалы гаиләләргә “Родительская слава” орденын тапшырды. Бу орден җиде һәм аннан да күбрәк балалар тәрбияләүчегә бирелә. Президент барлыгы 8 гаиләгә орденнар тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Башкортстаннан да бер гаилә бар. Ул Уфадан Сайрановлар гаиләсе. Орден алырга Лариса һәм Алексей Сайрановлар җиде балалары белән барганнар. Аларның гаиләсендә биш кыз һәм ике малай үсә. Алар икесе дә гади эшчеләр: Алексей машина һөртүче, Лариса җыештыручы булып эшли.
Владимир Путин чыгышында балалар үстерүнең ил күләмендәге чара булуын әйтте. “Гаилә институтын ныгыту – илне ныгыту”, – дип белдерде.
Сайрановлар бүләк алганда: “Безнең Русиядә сезнең булуыгыз өчен зур рәхмәт!” – дип чыгыш ясадылар.
Әлеге орден 11 ел элек булдырылган иде. Ел саен Русия Президенты дистәгә якын гаиләгә бу билгене тапшыра. Сайрановлар әлеге орденны алган Башкортстаннан өченче гаилә.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: