Барлык яңалыклар

Русия һәм Уфа көннәрендә Уфада "Евразия йөрәге" тибә башлаячак

12 июньдә Уфада "Евразия йөрәге" халыкара сәнгать фестивале старт ала.

12-15 июньдә Уфада "Евразия йөрәге" халыкара сәнгать фестивале оештырыла. Быел ул Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышлана.
Гадәттәгечә, бәйрәм чаралары Салават Юлаев һәйкәленә якын гына мәйданда – "Торатау" конгресс-холлы амфитеатрында үтә.
Бәйрәмгә популяр артистлар һәм төркемнәр чакырулы. "БИ-2", "Pizza" төркемнәре, "Мирас" җыр һәм бию ансамбле, "Zainetdin" этно-шоу проекты, Әскар Абдразаков, Алсу, Надежда Бабкина, режиссер Эмир Кустурица һ. б. лар катнашыр дип көтелә.
12 июнь: Милли кием бәйрәме, Надежда Бабкина катнашлыгында "Русия җырлары" фестиваль-марафоны һәм “Этнотөн”.
13 июнь: “Симфоник төн” – Башкортстанның Милли симфоник оркестры чыгыш ясый.
14 июнь: “Алга, Башкортстан!” бәйрәм концерты.
15 июнь: Гала-концерт.
Фестивальне Башкортстан Мәдәният министрлыгы Русия Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән үткәрә. Чара "Мәдәният" гомумдәүләт проектында билгеләнгән максатларны да күз алдында тота.
#национальныепроекты;
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: