Барлык яңалыклар

Агыйдел шәһәренең водород энергетикасы үзәге булуы ихтимал

Агыйдел шәһәренең водород энергетикасы үзәге булуы ихтимал
Русия Президенты Владимир Путинның узган ел имзалаган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Аның кысасында төрле чаралар уза. Проектлар арасында “Кече, урта һәм шәхси эшкуарлыкны үстерү” дигәне дә бар. Узган атна ахырында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Агыйдел шәһәрендә булып кайткан иде. Ул анда әлеге проект кысасында узган “Эшкуарлык сәгате” дигән чарада катнашты. Чарада кызык гына фикерләр яңгырады. “Стапель” оешмасы җитәкчесе Михаил Кулаков суднолар төзәтүче һәм җитештерүче завод төзелә башлавын сөйләде.
Җаваплылыгы чикләнгән “Индиго” оешмасы директоры Агыйдел шәһәрендә водород энергетикасы үзәге төзү тәкъдиме белән чыкты.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сәфәре барышында Кургашлы авылындагы “Белпромресурс” агач эшкәртү ширкәтендә дә булды.Әлеге ширкәт 2015 елда ачылган иде. Анда 34 кеше эшли. Компания ширкәтне тагын зурайтырга, моның өчен 110 миллион сумга яңа җиһазлар алырга җыена. Радий Хәбиров компания җитәкчесен Уфада узачак “Инвестиия сәгате”нә чакырды.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: