Барлык яңалыклар

ГОМУМДӘҮЛӘТ ПРОЕКТЛАРЫ БАШКОРТСТАНДА: ДЕМОГРАФИЯ ӨЛКӘСЕ

Әле балалар бакчасына чиратта 1,5 – 3 яшьлек 5400 бала тора. Башкортстанның Мәгариф министры вазыйфаларын башкаручы Айбулат Хажин сүзләренә караганда, бүген бер балалар бакчасын төзү 100-150 миллион сумга төшә. Шуңа карамастан, республика җитәкчелеге Русия Президенты Владимир Путин куйган бурычны гамәлгә ашыру өчен бөтен көчен сала. Бу бурыч гади – 2024 елга өч яшькә кадәрге балалар арасында ясле төркемнәренә чиратны бөтенләй бетерү. “Шуңа да бу акчалар, беренче чиратта, ясле төркемнәрен оештыруга китәчәк”, – дип ышандырды Айбулат Хажин.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Әлеге проектлар түбәндәге юнәлешләрдә башкарыла: демография; сәламәтлек саклау; мәгариф; мәдәният; торлак һәм шәһәр мохите; экология; хәвефсез һәм сыйфатлы юллар; хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү; Русиядә санлы икътисадны үстерү; кече һәм урта эшкуарлыкка, бу өлкәдәге шәхси башлангычларга ярдәм күрсәтү; халыкара кооперация һәм экспорт; фән. Аларның төп максаты русиялеләрнең тормыш шартларын яхшырту, яшәү дәрәҗәсен күтәрү. Әлеге максатка дәүләт бюджетыннан 28 триллион сум акча бүленә.
Шулар нигезендә Башкортстанда 57 төбәк проекты башкарыла. Проектларны тормышка ашыруга 2024 елга кадәр 175,136 миллиард сум акча бүленәчәк. Бу акчаның 85020,8 миллиарды – халыкка яшәү өчен уңайлы мохит булдыруга, 15539,0 миллиарды – икътисади үсешне тәэмин итүгә, 74576,0 миллиарды кеше капиталын үстерүгә тотыла.
Хәзер инде әлеге проектларның һәркайсын аерым карап узыйк. Бүген игътибар үзәгендә – “Демография” гомумдәүләт проекты. Аны тормышка ашыруга республикада 34,4 миллиард сум акча бүленә. Бу сумманы түбәндәге чараларга сарыф итү планлаштырыла:
\– Аз тәэмин ителгән гаиләләргә беренче бала туганда ай саен 10 мең сумга кадәр матди ярдәм күрсәтү (республикада мондый гаиләләр әлегә 6000 чамасы);
– Күп балалы гаиләләрне 6 процентлы ташламалы ипотека шартларында торак белән тәэмин итү;
– Медицина страховкалау фонды исәбенә авырга уза алмаган аналарга 2000 ясалма орлыкландыру процедурасын үткәрү;
– 2019 елда гына да Уфа, Бәләбәй, Күмертау шәһәрләрендә, Стәрлетамак, Мәчетле, Белорет, Зианчура, Салават, Краснокама, Борай, Чакмагыш, Уфа районнарында 19 балалар бакчасын төзү яки булганнарын реконструкцияләү.
Соңгы бурыч бүгенге көн өчен аеруча актуаль. Әле балалар бакчасына чиратта 1,5 – 3 яшьлек 5400 бала тора. Башкортстанның Мәгариф министры вазыйфаларын башкаручы Айбулат Хажин сүзләренә караганда, бүген бер балалар бакчасын төзү 100-150 миллион сумга төшә. Шуңа карамастан, республика җитәкчелеге Русия Президенты Владимир Путин куйган бурычны гамәлгә ашыру өчен бөтен көчен сала. Бу бурыч гади – 2024 елга өч яшькә кадәрге балалар арасында ясле төркемнәренә чиратны бөтенләй бетерү. “Шуңа да бу акчалар, беренче чиратта, ясле төркемнәрен оештыруга китәчәк”, – дип ышандырды Айбулат Хажин.
Проектның җимешле нәтиҗәләрен көтәбез.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: