Барлык яңалыклар

Түбән Кыйгы белән Мөрсәлимнәр фитнеска йөри алачак

“Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Мәдәни мохит” төбәк проекты (#национальныепроекты; #нацпроекты;#региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан) кысаларында Башкортстанда 2019 елда авыл җирлегендә 2 мәдәни-ял учреждениесе төзелә.

“Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Мәдәни мохит” төбәк проекты (#национальныепроекты; #нацпроекты;
#региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан) кысаларында Башкортстанда 2019 елда авыл җирлегендә 2 мәдәни-ял учреждениесе төзелә. Алар – Кыйгы районының Түбән Кыйгы һәм Салават районының Мөрсәлим авылларындагы 150 һәм 200 урынлык авыл мәдәният йортлары. Гомум мәйданнары – 700-800 м2.
Бер түбә астында мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе, китапханә, балалар өчен түгәрәкләр, кафе урнашачак. Заманча, иркен тамаша залында тавыш, яктылык, мультимедиа аппаратурасы урнаштыру күздә тотыла, виртуаль концерт чараларын трансляцияләү мөмкин булачак.
Мондый үзәкләр бөтен теләгән кешеләр өчен тәгаенләнә, аларда авыл халкына уңайлы мәдәни мохит тудырылачак, мәдәни тәрбия, фитнес һәм аэробика өчен шартлар булачак.
Бүгенге көнгә төзелеш эшләрен башкарачак подряд оешмасын ачыклау өчен конкурс үткәрелгән дә инде. Объектлар буенча дәүләт контрактлары төзелгән һәм төзелеш эшләре менә-менә башланырга тора.
Фото: https://pixabay.com/
Читайте нас: