Барлык яңалыклар

Конкурс тәмам

Конкурс тәмам
Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Шулар нигезендә кече, урта һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм итү юнәлешендә субсидияләр бирү каралган. Ул конкурс нигезендә хәл ителә. Башкортстан Республикасының эшкуарлык һәм туризм буенча комитетында субсидияләр бирү буенча конкурска йомгак ясалды. Конкурс комиссиясе карары буенча “Кече һәм урта эшкуарлык буенча Башкортстан Республикасы агентлыгы” җиңүче дип табылды.
“Башкортстанда кече, урта һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм итү” дәүләт программасы буенча субсидияләр муниципаль программаларны финанслауга ярдәм итү өчен булдырылган. Ярдәм муниципалитетларда эшкуарларның инфраструктурасын үстерү, коворкингүзәкләр оештыру, бизнесны башлаган чорда ярдәм итү, лизинг буенча һәм социаль эшкуарларга ярдәм итү максатыннан булдырылган.
Башкортстан Республикасының эшкуарлык һәм туризм буенча комитет рәисе вазыйфасын башкаручы Римма Бойцова сүзләренә караганда, проблемаларга бер урында ярдәм итү кирәк. “Эшкуарлар сынау тотарга килми, алар белән имтихан алган кебек эшләргә ярамый”, дип исәпли комитет рәисе вазыйфасын башкаручы Римма Бойцова. Ул бу турыда “Инвестиция сәгате” дигән чарада белдергән иде.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: