Барлык яңалыклар

Татарстан язучылары Агыйделдә

Русиядә, Президент Владимир Путин указына ярашлы, унике гомумдәүләт проекты расланган иде. Аларның берсе – “Мәдәният” гомумдәүләт проекты. Ул өч бүлекне берләштерә: “Мәдәни мохит”, “Иҗади кешеләр”, “Санлы мәдәният”. Шиксез ки, дәүләт мәдәни мохитне үстерү, иҗади шәхесләргә эшләр өчен уңай шартлар тудыру максатыннан бар мөмкинлекләрне кулланырга омтыла. Мисалга, мәдәни тормышта китапханәләрнең роле бик зур. Муниципаль китапханәләрне үстерү бурычы “Мәдәни мохит” бүлегендә аерым пункт буларак билгеләнгән. 2024 елга илдә өстәмә рәвештә 360 модельле китапханә төзү максаты куелган.Әлбәттә инде, гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру төбәкләрдәге аерым шәхесләрнең тырышлыгына, мөһим бурычларны аңлап эш итүенә бәйле. Аларда эшләүчеләр инициативалы булса, үз вазыйфасына иҗади караса, һәртөрле очрашулар да үтә, китапханәдән дә халык өзелми. Сезнең игътибарга Агыйдел шәһәрендә үткән бер очрашу турындагы язманы тәкъдим итәбез. #национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан

Русиядә, Президент Владимир Путин указына ярашлы, унике гомумдәүләт проекты расланган иде. Аларның берсе – “Мәдәният” гомумдәүләт проекты. Ул өч бүлекне берләштерә: “Мәдәни мохит”, “Иҗади кешеләр”, “Санлы мәдәният”. Шиксез ки, дәүләт мәдәни мохитне үстерү, иҗади шәхесләргә эшләр өчен уңай шартлар тудыру максатыннан бар мөмкинлекләрне кулланырга омтыла. Мисалга, мәдәни тормышта китапханәләрнең роле бик зур. Муниципаль китапханәләрне үстерү бурычы “Мәдәни мохит” бүлегендә аерым пункт буларак билгеләнгән. 2024 елга илдә өстәмә рәвештә 360 модельле китапханә төзү максаты куелган.
Әлбәттә инде, гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру төбәкләрдәге аерым шәхесләрнең тырышлыгына, мөһим бурычларны аңлап эш итүенә бәйле. Аларда эшләүчеләр инициативалы булса, үз вазыйфасына иҗади караса, һәртөрле очрашулар да үтә, китапханәдән дә халык өзелми. Сезнең игътибарга Агыйдел шәһәрендә үткән бер очрашу турындагы язманы тәкъдим итәбез.
Язучының хезмәтенә китапханә киштәләрендәге укыла-укыла тышлыклары тузып беткән китаплар бәя бирә. Андый китапларны кулга алу белән, ил тарихына бәйләнгән кеше язмышларын китап битләренә күчергән, йөрәк тавышларын шигъри юлларга салган талант ияләре белән якыннан танышу, алар белән очрашу теләге туа.
Күптән түгел Агыйдел шәһәренең Үзәк китапханәсендә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Г. Исхакый, А. Алиш премияләре лауреаты Факил Сафин һәм шулай ук Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Ситдыйкова белән “Кояшлы иҗат” дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашу уздырылды. Халык аларның китапларын яратып укый, шигырьләренә язылган җырлар буыннан-буынга күчеп, бүген дә популярлыгын югалтмый.
Кичә барышында укучы балалар аларның шигырьләрен укып ишеттерде. Факил Сафин һәр балага үзенең “Әйдәгез дуслашыйк” исемле балалар китабын бүләк итте. Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Үз чиратында кунаклар иҗат язмышлары белән таныштырып үттеләр, соруларга җавап бирделәр, үзләре иҗат иткән шигырьләрне укып ишеттерделәр. Талантлы кеше һәрьяктан талантлы дисәләр дә, Факил Миңнемөхәммәт улының музыкаль белеме булып, аның җырларга көйләр язуы, иҗаты белән күптән таныш Агыйделлеләргә дә яңалык булды. Бәйрәмнәрдә Әлфия Ситдыйкованың “Котлаулар” китабыннан алынган ихлас котлау, шигри юллар алыштыргысыз. Китапханәнең өлкән китапханәчесе Гөлнара Фәүкать кызы да: “Без эш барышында сезнең “Котлаулар” китапларын кулланабыз, шуңа да аларны кадерләп, саклап кына тотабыз”, – дип, үзенең чыгышында Әлфия Мансур кызына зур рәхмәт сүзләре җиткерде.
“Агыйдел чишмәләре” әдәби оешмасы җитәкчесе Рәфисә Салихҗанова, кечкенә шәһәр халкын санлап, ерак араларны якын итеп килгән Татарстан язучыларына фәһемле, илһамлы очрашу өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Оешма җитәкчесе үзе дә бүләксез калмады, кунаклар аңа аның ике сатирик хикәясе басылган “Мәйдан” журналын, автографлы китапларын бүләк иттеләр.
Кичәне Факил Сафин сүзләренә язылган “Чаллы вальсы” җырын башкарып, Наилә Кәримова дәвам итте. Авторлар китапханәгә үзләренең китапларын бүләк иттеләр, кызыксынучыларга автографларын куйдылар. Иҗат сөюче Агыйдел халкына изге теләкләр теләп хушлашты кунаклар. Очрашудан ике якта канәгать калды... Нокта куелмады, күңелләр илһамланды, дуслык күпере ныгыды, тарих битләрендә тагын бер истәлекле язма артты.
Рәфисә САЛИХҖАНОВА,
Агыйдел шәһәре.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: