Барлык яңалыклар

УФАДА ТАТАР БАЛАЛАР САБАНТУЕ ҮТТЕ!

Икенче Татар якшәмбе мәктәбе оештырган чара Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган “Мәгариф”гомумдәүләт проектының лаеклы рәвештә тормышка ашырылуын дәлилләп тора.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Икенче Татар якшәмбе мәктәбе оештырган чара Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган “Мәгариф”гомумдәүләт проектының лаеклы рәвештә тормышка ашырылуын дәлилләп тора.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Татар балалар Сабантуе Уфаның икенче Татар якшәмбе мәктәбе тарафыннан быел инде җиденче тапкыр оештырылды. Әйткәндәй, әлеге мәктәп үзе дә күптән түгел җиде яшен билгеләгән иде. Бәйрәм 26 майда Татар якшәмбе мәктәбе урнашкан 41нче мәктәп бинасы (Достоевский урамы, 154нче йорт) каршындагы сирень чәчәкләре белән күмелгән яшел хәтфә үлән өстендә узды. Мәктәп алды әлеге мәктәптә белем алучы балалар һәм аларның ата-аналары белән тулы иде. Тирә-якта татар моңы тантана итте, яшь һәм популяр артистлар башкаруындагы җырлар яңгырады, милли һәм заманча биюләр башкарылды.
Күпсанлы тамашачылар алдында бертуган Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Рөстәм һәм Айдар Гобәйдуллиннар, яшь җырчылар Рита Юнысова, Марсель Закиров, Ангелина Гафарова, Зөлфия Адыева, Гөлназ Насыйпова, Илина Мөфтиева чыгыш ясады. Аларның дәртле яшьлек җырлары тамашачылар тарафыннан алкышларга күмелде, күпләр үзләре дә биюгә кушылды. Хәер, Татар якшәмбе мәктәбенең үз укучылары да сынатмады: “Ләйсән” бию төркеме, “Тере чишмәләр” фольклор ансамбле әгъзаларының талантына һөнәри артистлар да көнләшерлек иде.
Бу вакытта концерт барган спорт мәйданчыгында балалар һәм яшүсмерләр арасында Сабантуй бәйгеләре кызды. Монда бәйрәмнең өлкәннәр өчен үткәрелә торган барлык төрләре дә диярлек урын алды: балалар аркан тартышты, капчык белән сугышты, капчыклар киеп тә, авызларына йомырка салынган кашык кабып та кемузардан йөгереште, су тутырылган чиләкләр эленгән көянтәләр киеп йөгерүдә көч сынашты, күз бәйләп көршәк ватты, бүләкләр кисте һәм башкалар. Бәйгеләрдә катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады, балаларның куллары – алдагы уку елы өчен кирәкле дәфтәр-альбомнар, каләм-карандашлар, ә авызлары төрле тәм-том, сут, шоколадлар белән тулы иде.
Бәйрәм барышында Татар якшәмбе мәктәбе директоры Эльвира Камалова уку алдынгыларын, төрле ярыш-олимпиадаларда җиңеп чыккан балаларны, мәктәпкә төрле яклап ярдәм күрсәтүче ата-аналарны тәбрикләп, аларга Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Сабантуй дәвамында мәктәп янындагы палаткада балалар өчен чәй табыны оештырылды. Бәйрәмдә катнашучылар укытучылар коллективына рәхмәт сүзләре әйтеп таралышты. Балаларның күзләрендә шатлык очкыннары балкый иде.
Оештыручылар билгеләвенчә, киләчәктә әлеге бәйрәмнең географиясен тагын да киңәйтеп, Сабантуйны шәһәр һәм республика күләменә чыгару күз уңында тотыла.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: