Барлык яңалыклар

Эшкуарлар “Торатау”га җыела

Эшкуарлар “Торатау”га җыела
2018 елда Русиядә федераль масштабта яңа гомумдәүләт проектлары кабул ителгән иде. Алар Русия Президенты Владимир Путин указына ярашлы 2024 елга кадәр тормышка ашыралачак.
Русия Президенты каршындагы Башкортстан Республикасы вәкиллегендә “Торатау” бизнес-клубының тәүге утырышы узды. Вәкиллек җитәкчесе урынбасары Рөстәм Вилданов чарада катнашучылар алдында тәбрикләү чыгышы ясады.
– Бизнесменнар һәм эшкуарларның туган төбәкләренә файда китерү өчен җыелулары – ватанпәрвәрлек. Без Русия башкаласында яшәсәк тә, кече ватаныбызга файда китерү теләкләре белән янабыз. Бу безнең йөрәкләрдәге иң көчле тойгы”, – диде Рөстәм Вилданов.
Ишембай районындагы Торатау ныклыкны, көчне гәүдәләндергән архитектура билгесе. Әлеге бизнес-клубны оештыручылар проектның исемен шуннан чыгып алган. Русиядә моңа кадәр мондый бизнес-клублар юк иде.
“Торатау” бизнес-клубы Башкортстан үсеше өчен эшкуарлар арасында үзара ярдәмләшү максатыннан оештырыла. Ул аеруча эшләрен яңа башлаган яшь эшкуарлар өчен файдалы булыр дип көтелә.
Чарада катнашучылар клубның идарәсен сайладылар. Идарә рәисе итеп Руслан Сыртланов сайланды.
Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров эшкуарлар белән очрашты. Анда 300дән артык кеше катнашты. Чарада эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре каралды. Радий Хәбиров район хакимияте башлыкларының эшкуарлык буенча урынбасарлары вазыйфасын булдыру тәкъдиме белән чыкты.
Башкортстан Республикасының Гомумдәүләт проектының “Кече, урта һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм итү” чаралары кысасында Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында “Минем бизнесым” исемле үзәк ачылачак. Анда бизнеска булышлык итүче оешмалар тупланачак. Эшкуарлар бер урында төзелеш, төзелгән объектны эшләтү өчен рөхсәт алала, электрга тоташу мәсьәләләрен хәл итә алачак. Шуңа өстәп финанс эшләре буенча консультантлар да эшләячәк.
Башкортстан Республикасының Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт идарәсенең Матбугат хезмәте җитәкчесе Диләрә Рәхимова сүзләренә караганда, “Минем бизнесым” үзәге эшкуарларга ярдәм итү өчен бик нәтиҗәле булачак. “Чөнки бер урында җиргә һәм производствоны эшләтеп җибәрергә, утка-суга рөхсәт алып була”, – диде матбугат хезмәте җитәкчесе Диләрә Рәхимова.
#национальныепроекты; 
#нацпроекты; 
#региональныепроекты; 
#регпроекты; 
#нацпроектыБашкортостан; 
#ВладимирПутин
Читайте нас: