Барлык яңалыклар

Эшлә генә

Эшлә генә
Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Шулар нигезендә кече, урта һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм итү юнәлешендә субсидияләр бирү каралган. Ул конкурс нигезендә хәл ителә. Башкортстан Республикасының эшкуарлык һәм туризм буенча комитетында субсидияләр бирү буенча утырыш узды. Конкурс комиссиясе карары буенча “Кече һәм урта эшкуарлык буенча Башкортстан Республикасы агентлыгы” җиңүче дип табылды.
“Башкортстанда кече, урта һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм итү” дәүләт программасы муниципаль программаларга өстәмә финанслар бүлү юлы белән тормышка ашырыла. Муниципалитетларда эшкуарлык инфраструктурасын ныгыту, коворкингүзәкләр оештыру, башлангыч чорында булган бизнеска, лизингка һәм социаль эшкуарлыкка ярдәм күрсәтеләчәк. Бүген субсидияләр бирү буенча “Үсеш”, “Старт”, “Интернационализация”, Коммерциализация”, “Кооперация” дигән программалар эшли. Алар аша 500 мең сумнан 15 миллион сумга кадәр субсидия алырга мөмкин.
#национальныепроекты; 
#нацпроекты; 
#региональныепроекты; 
#регпроекты; 
#нацпроектыБашкортостан; 
#ВладимирПутин
Читайте нас: