Барлык яңалыклар

Эшкуарларга ярдәм

Эшкуарларга ярдәм
Русия Президенты Владимир Путинның гомумдәүләт проектларына ярашлы, кече, урта һәм шәхси эшкуарлык гомумдәүләт проектын тормышка ашыру өчен яңадан-яңа чаралар күрелә.
Башкортстандагы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына җитештерелгән продукцияләрен экспортлаган очракта логистик чыгымнары өчен компенсация түләнәчәк.
“Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт һәм “Башкортстан Республикасында экспортны үстерү” төбәк проектын тормышка ашыру максатында Башкортстанда “2019 елда чыгарыла башлаган (пилотный) продукцияләрне чит илләргә экспортлау һәм аларны транспортлау өчен казнадан субсидияләр түләү турында карар” кабул ителде. Бу проектның максаты – чит илләргә товарларны чыгарганда чыгымнарны киметү һәм шуның белән кече һәм урта эшкуарлыкны экспорт эшчәнлегенә җәлеп итү. Экспортка чыгаручыларга 1 миллион сумга кадәр чыгымнары каплатылачак, ә җитештерелә башлаган (пилот) товарларны чыгару өчен 500 мең сумга кадәр ярдәм күрсәтеләчәк.
Бу чаралар эшкуарлар санын арттырырга булышлык итәр дип көтелә. Шулай ук эшкуарларның белемен күтәрү, административ киртәләрне киметү юнәлешендә дә күп эшләр башкарыла. Бу юнәлештә, аеруча, Эшкуарлар оешмалары ассоицаиясе һәм Инновацияләр үзәге нәтиҗәле эшли. Алар даими рәвештә эшкуарлык буенча семинарлар, шәхси очрашулар уздырып килә. Бу оешмалар белән Ирина Абрамова җитәкчелек итә.
#национальныепроекты; 
#нацпроекты; 
#региональныепроекты; 
#регпроекты; 
#нацпроектыБашкортостан; 
#ВладимирПутин
Читайте нас: